САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илексаз мәктәбе укучылары салымнарның ни өчен кирәклеге турында белделәр

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә җәмгыять белеме укытучысы Рәмзия Салихова югары сыйныф укучылары белән салым белемнәре дәресе үткәрде.

Рәмзия Салихова салым тарихы белән таныштырды. Электән тормыш салымнар белән барган дип, җәмгыятьнең яшәү асылын аңлатырга тырышты ул. Элек хәтта сакал үстергән өчен дә салым түләгәннәр. 
Дәрескә Илексаз авылы җирлеге башлыгы секретаре Әлфия Әһелтдинова  да чакырулы иде. Әлфия ханым аңлашуны үзара әңгәмә рәвешендә алып барды. 
— Җыелган салымнардан укытучыларга, табибларга хезмәт хакы түләнә, шул акчага армия, полиция, янгынчылар яши, — дип аңлатты ул һәм җир, милек, транспорт, керем салымнарына да тукталды, салымнардан кемнәрнең азат ителүе турында да әйтте. 
Салымнар турында бик озак сөйләшеп булыр иде, әмма күп мәгълүмат белән фикерләр генә чуалып бетәчәк. Бу сөйләшүдән укучылар шуны яхшы төшенде: дәүләтнең акча керә торган төп чыганагы — салымнар һәм аны вакытында түләргә кирәк. Кызыксынучылар www.r16.nalog.ru сайтына кереп, үзенә мәгълүмат ала ала. 

Рәмзия Салихова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев