САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илексаз мәктәбе укучысы Аида Байхуҗина "Глаголица" конкурсында катнашты

"Бәйсез "Глаголица" әдәбият премиясе-2016" конкурсында без быел беренче тапкыр гына катнаштык. Быел бу премия халыкара дәрәҗәдә үткәрелде. Катнашучылар эшләре Рәсәйнең төрле төбәкләреннән генә түгел, Әрмәнстан, Белоруссия, Украинадан да килгән. Ике яшь категориясенә (10-13 һәм 14-17) 6 номинациядә барлыгы 801 эш кабул ителгән! Оештыручылар түбәндәге номинацияләрне тәкъдим иткәннәр иде: рус телендә...

"Бәйсез "Глаголица" әдәбият премиясе-2016" конкурсында без быел беренче тапкыр гына катнаштык. Быел бу премия халыкара дәрәҗәдә үткәрелде. Катнашучылар эшләре Рәсәйнең төрле төбәкләреннән генә түгел, Әрмәнстан, Белоруссия, Украинадан да килгән. Ике яшь категориясенә (10-13 һәм 14-17) 6 номинациядә барлыгы 801 эш кабул ителгән! Оештыручылар түбәндәге номинацияләрне тәкъдим иткәннәр иде: рус телендә проза, рус телендә поэзия, татар телендә проза, татар телендә поэзия, рус телендә эссеистика һәм француз, инглиз, немец, татар телләреннән рус теленә әдәби тәрҗемә...

"Глаголица - 2016" үз эшен яздан ук башлап җибәрде. Һәм, югарыда әйтелгәнчә, 801 эш кабул итеп алынган. Мөхтәрәм жюри тарафыннан нигезләмә буенча башта махсус җыентыкка кертелү өчен 100 эш сайлап алынган, алар арасыннан һәр номинациядә яшь төркемнәре буенча бары тик өчәр генә эш авторы лауреат исеменә (30 кеше) лаек була.

Һәм, менә ниһаять, оештыручылардан рәсми сайтлары, шәхси почта аркылы укучым Аида Байхуҗина нигезләмә буенча 100 эш арасына сайлап алынуын белдем.

19 ноябрьдә Казан шәһәре "Әкият" курчак театры бинасында, әти-әниләрне дә чакырып, премиянең йомгаклау тантанасы узды.

Бу уку елында без лауреат исемлегенә эләгә алмадык. Киләсе елда тагын да тырышып иҗат итәрбез, дигән теләктә калабыз.

Гөләндәм Хәлиуллина, Илексаз мәктәбенең югары категорияле татар теле укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев