САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илексаз мәктәбе укучысы Аида Байхуҗина Бөтенроссия туган тел форумында диплом белән бүләкләнде

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Чөнки тел - милләтне саклаучы, халыкның мәдәниятен яклаучы. Уку­чы­лар­да әдә­би­ят­ка, сән­гать­кә кы­зык­сы­ну уя­ту, әдә­би иҗат­ка сә­лә­те бул­ган яшь­ләр­не ачык­лау мак­са­тын­нан, Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы мә­га­риф һәм фән...

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Чөнки тел - милләтне саклаучы, халыкның мәдәниятен яклаучы.

Уку­чы­лар­да әдә­би­ят­ка, сән­гать­кә кы­зык­сы­ну уя­ту, әдә­би иҗат­ка сә­лә­те бул­ган яшь­ләр­не ачык­лау мак­са­тын­нан, Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы мә­га­риф һәм фән ми­нистр­лы­гы Та­тарс­тан Язу­чы­лар оеш­ма­сы бе­лән бер­лек­тә та­тар те­лен­дә иҗат итү­че мәк­тәп уку­чы­ла­ры ара­сын­да «Ил­һам» Бө­тен­рос­сия яшь язу­чы­лар бәй­ге­се игъ­лан ит­кән иде. Бәй­ге­гә бе­рен­че тур та­ләп­лә­ре бу­ен­ча экс­перт­лар төр­ке­ме та­ра­фын­нан бар­лык әсәр­ләр ара­сын­нан иң ях­шылары сай­лап алын­ды.

«Ил­һам» бәй­ге­се­нең икен­че ту­ры - зо­на эта­бы Әл­мәт шәһәрендә узды. 30 мартта шә­һә­р­нең Риза Фәхреддин исемендәге беренче татар гим­на­зи­я­се акт­лар за­лын­да яшь язу­чы­лар­ны мәртәбәле жю­ри әгъ­за­ла­ры Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, Рафаил Төхфәтуллин һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе Минзифа апа Әхмәтшина, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстан Язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы, С. Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Данил Салихов, филология фәннәре кандидаты, доцент, "РФ гомум белем бирү мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре", Р. Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе Рәфкать Шаһиев, Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы мә­га­риф һәм фән ми­нистр­лы­гы­ның мил­ли бү­ле­ген­дә әй­дәп ба­ру­чы белгече Рузал Кәримов бә­я­лә­де. Илексаз мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Аида Байхуҗина ике номинациядә - «Проза» һәм «Драматургия» - зона турына узып, уңышлы чыгыш ясады.

Шушы уңайдан, 21 апрельдә Казанның «Баскет-холл» спорт комплексында Бөтенроссия туган тел форумы узды. Монда Аида да чакырулы иде (укытучысы - Гөләндәм Хәлиуллина). Ул диплом белән бүләкләнде.

Әлеге чара үзенең эчтәлеге, һәр кешенең күңеленә үтеп керерлек итеп оештырылуы, иң мөһиме, файдалы булуы белән игътибарга лаек.

Форум бәйрәм рухында үтеп тә китте. Әлеге чарадан канатланып, эш дәрте белән кайттым. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Үзеңнең эшеңне кемгәдер кирәк булуын тою - һәркем өчен мөһим. Башка фән укытучыларыннан аермалы буларак, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының ел саен шундый зур чараларга җыелып аралашу мөмкинлеге бар. Бу, һичшиксез - район мәгариф бүлегенең тырышлыгы.

Гөләндәм Хәлиуллина Илексаз мәктәбенең татар теле укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев