САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексаз мәктәбе укучылары әбиләрне хөрмәтләделәр

Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюлары белән иркәләүче, җылы карашлары белән назлаучы, акыллы фикерләре белән кешелеккә ак юл күрсәтүче сөекле әбиләр, дәү әниләр! Әбием! Әбекәй! Әби! Нинди ягымлы, нинди җылы сүзләр! Аны әйтү белән күз алдыбызга мөлаем бер илаһи зат килеп баса. Яше сиксәнгә җитсә дә, илледә генә булса да,...

Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюлары белән иркәләүче, җылы карашлары белән назлаучы, акыллы фикерләре белән кешелеккә ак юл күрсәтүче сөекле әбиләр, дәү әниләр!

Әбием! Әбекәй! Әби! Нинди ягымлы, нинди җылы сүзләр! Аны әйтү белән күз алдыбызга мөлаем бер илаһи зат килеп баса. Яше сиксәнгә җитсә дә, илледә генә булса да, ул - кеше өчен изгелек чыганагы.

Гомернең сикәлтәле еллары артта калган. Маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә кырау кунган. Күңелләренә тормышның барлык хатирәләре сыйган. Ә киләчәккә ышаныч барыбер сүнмәгән. Тормыш авырлыклары да бу ышанычны сүндерә алмаган. Ак яулыклы татар әбисе!

Илексаз мәктәбендә дә оныклары бездә укый торган әбиләрне барладылар. Бар АЛАР, тик сафлары сирәгәйгән. Бары бишәү калган: Әминә әби Фәрхетдинова, Мәүлиха әби, Сәлимә әби Хуҗина, Римма апа Гайфетдинова, Рәмзия апа Харисова.

Укучылар алар белән очрашуга барып, бәйрәм белән котладылар, аларга үз куллары белән ясаган бүләкләрне тапшырдылар.

Хөрмәтле әбиләребез! Дәү әниләребез! Сез - тыйнак та, сөйкемле дә, сез - эшчән дә, түземле дә, сез - иманлы да, дәрманлы да. Сез - өйләребезнең яме,
ашларыбызның тәме. Дөнья йөген сез күтәргәнсез, гаилә учагын сүндермичә, сүрелдермичә, сез дөрләтеп торгансыз.

Әй сез, татар әбиләре,

Нур сибә йөзләрегез.

Шуңа күрә дә яз сыман

Сезнең чал йөзләрегез.

Чәчләргә ак карлар яусалар да,

Язлар яши сезнең күңелдә.

Өйрәнсеннәр яшьләр, сезгә карап,

Сокланырлык тормыш төзергә.

Гөләндәм Хәлиуллина, Илексаз мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев