САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексаз мәктәбе укучылары билгесез солдатларны искә алдылар

2014 елның 3 нче декабрендә илебездә беренче тапкыр Билгесез солдат көне билгеләп үтелде. Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән тарихи дата итеп билгеләнгән Билгесез солдат көне - яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны - Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул. Бу көн...

2014 елның 3 нче декабрендә илебездә беренче тапкыр Билгесез солдат көне билгеләп үтелде.
Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән тарихи дата итеп билгеләнгән Билгесез солдат көне - яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны - Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул. Бу көн уңаеннан Илексаз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөләндәм Хәлиуллина түбәндәгеләрне хәбәр итте:

- Илексаз мәктәбе дә бу чарадан читтә калмады. Тарих укытучысы Рәмзия Равил кызы Салихова 5-9 нчы класс укучыларына ачык класс сәгате уздырды.

-Бабайларыбызның яу кырында кылган тиңдәшсез батырлыклары барыбызга олы үрнәк. Без - аларның балалары, оныклары, сез - бүгенге мәктәп укучылары, аларның оныкчыклары - һәммәбез шушы үрнәктә туган илебез, җиребезгә патриотик хисләрне саклап, лаеклы алмаш булырлык итеп яшик!- диде ул үзенең уздырган чарасында.

Зилә Әкмал кызы "Билгесез солдат истәлегенә" исемле китапханә сәгате уздырды. "Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Фронтта һәлак булып, билгесез югалган дип исәпләнгән сугышчыларның туганнары, оныкларының аларның каберләренә барып рәхмәт һәм хөрмәт белдерә алмаулары бу көн барлыкка килүгә төп этәргеч булды" - диде ул һәм 1-4 нче класс укучыларын "Хәтер китабы" белән таныштырды.

9 нчы класс укучылары белән берлектә яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу көне уңаеннан Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды һәм һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алындылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев