САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илексаз мәдәният йортында күңелле чара узды

Илексаз авылы мәдәният йортында тормыш кайнап тора. Әледән-әле төрле чаралар үтә, түгәрәкләр эшли.

Узган якшәмбедә биредә "Йомшак күңелле фәрештәләр" исемле чара узды. Ул бик үзенчәлекле булды. Авыл осталары мастер - класслар күрсәттеләр. Түбәтәй ясау – Әлфия Закирова, кәгазьдән ручка савыты ясау – Аида Байхузина, пыяла савытка төсле тоз тутыру – Алия Хәлиуллина, “алмаз белән чигү" серләренә Альбина Рәхимова, Гүзәл Нәбиуллина төшендерделәр. Чара музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Шушы мәдәният учагында “беренче чирканчык“ алган Гөлия Хәлиуллина, Рәилә Рәхимова, Гүзәл Нәбиуллина, Алсу Рәхимова, Ралина Шәмсиева, Алия Хәлиуллина зур сәхнәләргә күтәрелерләр диеп ышанабыз. Чара татарча биюләр белән тәмамланды.

Гөләндәм Хәлиуллина  язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев