САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексаз мәктәбе укучылары республика конкурсында катнаштылар

Бүгенге көндә Россиядә укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгы уңаеннан үткәрелгән Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсы уза.

Татар театры сәнгате укучыларда һәм яшүсмерләрдә эстетик һәм рухи тәрбия үсешен активлаштыра, әлеге конкурс талантлы татар яшьләрен ачыклау һәм аларга үсештә ярдәм итү, татар халкының мәңгелек традицияләренә, ана теленә мәхәббәт тәрбияләү, ә иң мөһиме, патриотлык һәм гражданлык хисләре уяту максатлары аша тормышка ашырыла. 

Әлеге конкурста Илексаз мәктәбенең яшь артистлары катнашты. Бүген алар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Кояш Тимбикованың «Кызыл яраннар» драмасын куйдылар. Сугышның салкын кулы һәр йортка, һәр гаиләгә барып җиткән. Автор үз әсәрендә тамашачыларга күп кенә авылларга кагылган тарихны җиткерә. Спектакль сюжеты буенча яшь кызлар, хатын-кызлар үз кияүләрен, ирләрен сугышка озаталар. Берничә дистә ел узса да, алар әле дә сөеклеләрен көтәләр. Иман, өмет һәм мәхәббәт аларга сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларны кичерергә көч биргән. Бу спектакльдә һәр тамашачы үз гаиләсенең тарихын күрергә мөмкин.
Татарстан Республикасының танылган сәнгать әһелләреннән, фән һәм җәмәгать эшлекләреннән торган җюри укучыларыбызның артистлык сәләтләрен бәяләделәр. Нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне котлау 2023 нче елның 2 нче ноябрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Гала-концертта булачак. Илексаз мәктәбенең яшь артистларына уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев