САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексаз балалары җинаятьчеләрне эзләргә эзерме?

Куркыныч та, кызыклы да булган һөнәрдер - җинаятьчеләрне эзләүче һөнәре. Әлеге хезмәткәрләрнең төп бурычы - җәмгыятьтә гаделлек саклау, җәнҗал, гауга куптаручыларны, башбаштаклык эшләүчеләрне тыю. Ләкин алар шул ук вакытта үзләренең тормышларын да куркыныч астына куялар. Бу хезмәт йөз ел элек барлыкка килсә дә, аның тарихи тамырлары Киев вакытларына барып тоташа....

Куркыныч та, кызыклы да булган һөнәрдер - җинаятьчеләрне эзләүче һөнәре. Әлеге хезмәткәрләрнең төп бурычы - җәмгыятьтә гаделлек саклау, җәнҗал, гауга куптаручыларны, башбаштаклык эшләүчеләрне тыю. Ләкин алар шул ук вакытта үзләренең тормышларын да куркыныч астына куялар. Бу хезмәт йөз ел элек барлыкка килсә дә, аның тарихи тамырлары Киев вакытларына барып тоташа. Борынгы Русьта Ярослав Мудрый кануннар җыелмасы булдыра. Ул "Рус дөреслеге" дип аталып, кешеләрнең хокук нормаларын тәртипкә сала. Әлеге кануннарны җинаять кодексына беренче баскыч дип атарга була. XIX гасырда Петербургта һәм Мәскәүдә әлеге хезмәт бик югары дәрәҗәдә куелган була. Ләкин 1917 елдагы инкыйлабтан соң бик күп дәүләт органнары юкка чыга. 1918 елның 5 октябрендә НКВД төрле шәһәрләрдә җинаять эзләү бүлекләре ачу турында карар чыгара. Шуннан соң, 5 октябрь - Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре көне итеп кабул ителә.
Илексаз мәктәбе укучылары атнага бер тапкыр нинди дә булса һөнәр ияләре белән очрашу уздыра. Менә бу юлы да без очрашуга 20 елдан артык гомерен җинаятьчеләрне эзләүче һөнәренә багышлаган, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Гәрәев Риф Миңнулла улын чакырдык. Берсеннән-берсе куркынычрак җинаятьләр кылучылар белән эш иткән Риф абый укучыларның сорауларына тыйнак кына, төгәл итеп җавап бирде. Укучыларны бу һөнәр белән таныштырды, уку йортларын, алардагы таләпләрне аңлатты.
Укучылар бу һөнәр белән бик кызыксындылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев