САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илексаз авылы мәктәбе укучысы "Киләчәккә билет" бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады

Татарстанда эшче профессияләрнең абруен үстерүгә, яшүсмерләр арасында махсус урта белем бирү йортларын популярлаштыруга зур игътибар бирелә. Әлеге максаттан инде бишенче ел рәттән иң яхшы студентлар өчен "Лицеистлар балы" оештырыла. 2013 елда бу чарага студентлар гына түгел, ә мәктәп укучылары да чакырылган иде. Моның сәбәбе дә бар - яшьләрне урта һөнәри...

Татарстанда эшче профессияләрнең абруен үстерүгә, яшүсмерләр арасында махсус урта белем бирү йортларын популярлаштыруга зур игътибар бирелә. Әлеге максаттан инде бишенче ел рәттән иң яхшы студентлар өчен "Лицеистлар балы" оештырыла. 2013 елда бу чарага студентлар гына түгел, ә мәктәп укучылары да чакырылган иде. Моның сәбәбе дә бар - яшьләрне урта һөнәри белем бирү учреждениеләре белән таныштыруны мәктәп бусагасыннан ук башларга кирәк. Яшүсмер әлеге уку йортларына үз теләге белән, нинди һөнәр сайларга кирәк икәнен белеп барсын. Әлеге эшчәнлекне тормышка ашыру максатыннан укучылар арасында "Киләчәккә билет" исеме астында республикакүләм иншалар бәйгесе оештырылды. Илексаз авылы мәктәбеннән Дилүс Гыйлманов иншалар бәйгесендә катнашып, лауреат дипломы һәм акчалата сертификатка лаек булды. Укытучысы - Гөләндәм Хәлиуллина.

Шулай ук укыгыз:

Реклама

Илексаз укучылары "Көмеш каләм" конкурсында дипломга лаек булдылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X