Илексаз авыл җирлегендә халык җыены узды
Бүген Илексаз авыл җирлегендә халык җыены узды. Авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов узган елда башкарылган эшләр белән таныштырды, күмәк эшләрдә актив катнашканнары өчен авыл халкына рәхмәт белдерде. Җыелышта шулай ук «Сарман» агрофирмасының бүлекчә җитәкчесе Ризван Закиров, полициянең участок инспекторы Радик Шәмсиев, күзәтчелек хезмәтенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлеге начальнигы...
Бүген Илексаз авыл җирлегендә халык җыены узды. Авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов узган елда башкарылган эшләр белән таныштырды, күмәк эшләрдә актив катнашканнары өчен авыл халкына рәхмәт белдерде. Җыелышта шулай ук «Сарман» агрофирмасының бүлекчә җитәкчесе Ризван Закиров, полициянең участок инспекторы Радик Шәмсиев, күзәтчелек хезмәтенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлеге начальнигы Радик Госманов чыгышлары тыңлады. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның социаль-иктисади хәле белән таныштырды. Соңыннан халык үзен борчыган сорауларны күтәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев