САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Илдар белән Ирек Хафизовлар укытучыларының эшен дәвам итәләр

1980нче елларда Мортамак мәктәбенең физкультура укытучысы Маликов Разиф Равил улы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга яңа сулыш өрде. Аның җитәкчелегендә төзелгән хоккей мәйданчыгы, спорт залы, тир һәрвакыт балалар тавышыннан гөрләп торды. Авылда гына түгел, районда да бер генә ярыш та алардан башка узмады.

 

Беренче тапкыр хоккей буенча Сарман даның якларга Чистайга бардылар. Ул вакытта әле балаларның махсус киемнәре дә юк иде. “Без мәйданга чыккач, бөтен стадион кычкырып көлде. Ә шул формасыз авыл малайлары, шәһәрләрнекеләрне дә җиңеп 1урынны алгач, ни булганнын күрсәгез иде”- дип сөйләде Разиф Маликов. Шул “формасыз команда” малайлары- хәзер инде ир урталары. Ел саен укытучылары истәлегенә хоккей ярышлары уздыралар.

2006нчы елда ачылган заманча хоккей корты бүген дә хоккейчыларның яратып йөри торган урыны. Биредә тренировкалар уза, тимераякта шуарга өйрәнәләр.

Разиф Равил улының эшен мәктәптә укучылары Илдар һәм Ирек Хафизовлар дәвам итә. Урта мәктәп тә хәзер тугызеллык кына булып калды. Укучылар аз булгач, сайлап алырга мөмкинлекләр дә юк. Шулай булуга карамастан безнекеләр сынатмыйлар. Һәр ел саен авылдашларыбыз матди ярдәме белән, Чечняда хезмәт иткән Сабиров Раушан, Фарахов Илнурның, шулай ук фаҗигале төстә һәлак булган Фартдинов Динарның якты истәлекләренә багышлап хоккей ярышлары уздырыла. Бу ярышларда Шәрләрәмә, Сарман, Петровка, Мортамак командалары көч сынаша. Шулай ук авылыбыз хоккейчылары даими төстә Әлмәт, Азнакайда уздырылган ярышларда актив катнашалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев