САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илһам Шакиров фестивале лауреатлары ачыкланды

14 февраль көнне Сарман балалар сәнгать мәктәбендә якташыбыз – татар халкының мәшһүр җырчысы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга багышланган чара – җырчы исемендәге “Илһам чишмәсе” II ачык балалар җыр бәйгесе үткәрелде.

Бәйгенең шарты буенча, ике җыр (1се - Илһам Шакиров репертуарыннан, икенчесе халык җыры яки классикларыбыз әсәре) башкарып, III дәрәҗә лауреат исеменә Камил Мөхтәров, Диләрә Вәлиәхмәтова, Милена Шакирова, Байбулат Уразаев Байбулат, Гүзәл Лотфиева, Полина Кулаченкова (Сарман балалар сәнгать мәктәбе), Мортыш-Тамак авылы мәдәният йортының "Гөрләвек" вокаль ансамбле лаек булдылар.
II урынга Самира Сабирҗанова (Сарман балалар сәнгать мәктәбе), Камил Абдуллин (Саклаубаш авылы), Эдуард Мөхәммәдиев (Сарайлы авылы), Эвелина Кашапова, Рәмилә Хөсәенова (Сарман балалар сәнгать мәктәбе), Иске Кәшер авылының "Чишмә" вокаль ансамбле яуладылар.
I урында – Азамат Исламов, Рәзилә Бәдертдинова, Рания Зарипова (Сарман балалар сәнгать мәктәбе), "АйДан" вокаль дуэты (Сарман гимназиясе), "Әлфиназ-Рания" дуэты (Сарман балалар сәнгать мәктәбе), "Шатлык" вокаль ансамбле. Бу юлы жюри иң югары бүләк – гран-при иясен дә билгеләргә булды. Аңа Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучысы - 15 яшьлек Илгиз Сәетов Илгиз лаек дип табылды.
Белешмәне Зөлфия Шәрипова әзерләде, фотолар – мәдәният бүлеге архивыннан

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X