САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Илһам чишмәсе» III район балалар җыр бәйгесенә старт бирелә

Билгеле булганча, районыбызда мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның иҗатын өйрәнү, мәңгеләштерү максатыннан, балалар арасында аның исемендәге җыр бәйгесе үткәрү матур традициягә әйләнде.

Ул ике номинациядә уздырыла: “Ялгыз вокал” һәм “Вокаль ансамбль”. “Ялгыз вокал” номинациясендә катнашучы ике җыр башкарырга, аның берсе – Илһам Шакиров репертуарыннан, икенчесе татар халык җыры булырга тиеш. “Вокаль ансамбль” номинациясендә катнашучы коллектив шулай ук ике җыр башкара, аның берсе – Илһам Шакиров репертуарыннан, икенчесе - татар классик яки татар халык җыры. Бәйгедә катнашу бушлай. Анда 7-16 яшьлек балалар катнаша ала. Яшь категорияләре түбәндәгечә: 7-9; 10-12 һәм 13-16 яшь. Сайлап алу турлары 8-12 февраль көннәрендә зоналарда 14.00 сәгатьтә үткәрелә. Сайлау турын уңышлы узган балалар 19 февраль көнне үткәреләчәк финал турында катнашачак. Җиңүчеләр, призлы урыннар алучылар кыйммәтле бүләкләргә ия булачак. Бәйгедә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 2021 елның 10 февраленә кадәр түбәндәге электрон адреска кабул ителә: sarm_dshi@mail.ru. Гаризада катнашучының исеме, фамилиясе (төркемнең исеме), яшәү урыны, яшь төркеме, нинди номинациядә катнашачагы, башкарачак әсәрләре (авторлары), укыган мәктәбе, җитәкчесе, телефон номеры, концертмейстеры күрсәтелергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: 8 (85559) 2-52-54; 8-987-283-54-47.

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев