САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Илһам чишмәсе” җиңүчеләре ачыкланды

Сарман балалар сәнгать мәктәбенә татар халкының бөек җырчысы, якташыбыз – Татарстанның һәм Россиянең халык җырчысы Илһам Шакиров исеме бирелү уңаеннан, 7-16 яшьлек балалар арасында “Илһам чишмәсе” дигән районкүләм җыр бәйгесе игълан ителгән иде.

19 август көнне район үзәгендәге Ял паркында I “Илһам чишмәсе” җыр бәйгесенең сайлап алу туры үткәрелде. Урыннар түбәндәгечә булды. 7-10 яшьлекләр арасында I урын билгеләнмәде. II урында исә – Азамат Исламов (Иске Әлмәт), III урында – Рәзилә Бәдретдинова (Колмәт) һәм Ләшәү Тамактан Алия Гәрәева. Икенче төркемдә, ягъни 11-12 яшьлекләр арасында I урынга - Мортамак кызы Рәмилә Хөсәенова, III урынга Иске Кәшердән Эвелина Кашапова лаек булды. Өченче төркемдә – 13-16 яшьлекләр арасында Рания Зарипова (Сарман) һәм Илгиз Сәетов (Сөлек) I урынны яуладылар. Калган урыннар билгеләнмәде.
Әлеге балалар 30 августта үткәреләчәк Илһам Шакиров бюстын ачу тантанасында катнашачаклар.
Конкурс турында тулырак материалны газетабызның чираттагы санында укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев