САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илһам абый мәктәбе белән таныштык

Без - Сарман мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары, бик кызыклы сәяхәттә булдык.

Районыбыз үзәгендә урнашкан, Илhам Шакиров исемен йөрткән сәнгать мәктәбе белән таныштык. Безне ишек төбеннән үк якты йөз белән мәктәп директоры Ильмира Ринат кызы каршы алды. Укытучылар коллективы үз хезмәтләре турында сөйләде. Без килгәндә, hәр кабинетта диярлек дәресләр бара иде. Сәнгать мәктәбенә берничә ел йөргән балалар баян, гитара, пианинода уйнап күрсәттеләр. Без, бик кызыксынып, җыр hәм агачны бизәкләп кисү түгәрәкләрендә эш барышын күзәттек. Соңыннан сәнгать мәктәбе укучылары бик матур концерт куйдылар. Аннары бергәләшеп фотога төштек. Сәнгать мәктәбеннән бик матур тәэсирләр белән кайттык.

Руфина Сафина.

Фотолар автор архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев