САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Икмәк пешерүчеләр Хезмәт бәйрәмен югары уңыш белән каршы алалар

Сарман икмәгенең тәмле булуының сере аның элекке алымнар белән әзерләнүендә икән.

Сарман икмәк комбинаты коллективы бәйрәмне хезмәт уңышлары белән каршылый. Даны эре шәһәрләргә таралган, якын-тирә районнарда да абруе зур булган икмәкнең сыйфатыннан һәркем канәгать. Районның балалар бакчаларын, мәктәпләрен дә безнең ипи комбинаты тәэмин итә. 

- Комбинатта 42 төрле ассортиментта икмәк һәм кондитер ризыклары җитештерелә. Берничә төрле ипи, батон, кондитер эшләнмәләре, кесәл, токмач, коймак оны ясала. Тәүлегенә 10 тонна ризык пешерәбез. Халык иҗтыяҗы арткан очракта арттыру мөмкинлеге дә бар. Өстәмә цех сафка басты, анда да ризык җитештерү процессы бара. Пешекчеләребез биш сменада намуслы хезмәт куялар, - ди өлкән менеджер Әлфинур Гарифуллина. 

Сарман икмәгенең тәмле булуының сере аның элекке алымнар белән әзерләнүендә икән. Баш куеп, тимер мичтә пешерәләр. Дөрес, электр шкафлары да бар. Натураль, агусыз үскән арыш оныннан җитештерелүе дә зур әһәмияткә ия.

Тулырак газетабызның 30 апрель саныннан укыгыз. 

 

Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев