САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Икетеллелек закон таләпләренә туры килергә тиеш

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында икетеллелекне тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Премьер-министр Васил Шәйхразыев рәислегендә икетеллелекне тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде. Ул агымдагы елның I кварталы һәм апрель ае нәтиҗәләренә багышланды. 
Көн тәртибенең беренче мәсьәләсе буенча, ягъни республикада икетеллелек турындагы закон таләпләренең үтәлеше турында юстиция, цифрлы үсеш, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт һәм юл хуҗалыгы, промышленность һәм сәүдә, урман хуҗалыклары министрлыкларының җаваплы хезмәткәрләре чыгышлары тыңланды. Киңәшмәдә шулай ук дәүләт телләре турындагы законнар үтәлешендәге кимчелекләрне бетерү, республика шәһәрләрендәге биналарда элмә такталар һәм реклама конструкцияләрен урнаштыру, районнардагы административ-техник инспекцияләр эшчәнлеге, икетеллелек турындагы законнар үтәлешендәге кимчелекләрне бетерү мәсьәләләре каралды. Ахырда бу мәсьәләләрнең массакүләм-мәгълүмат чараларында яктыртылышы турында да мәгълүмат бирелде. Васил Шәйхразыев киләчәккә бурычлар билгеләде.
Соңыннан район комиссиясенең киңәшмәсе үткәрелде. Аны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева алып барды. Ул эшләп бетереләсе эшләргә һәм беренче чиратта башкарыласы бурычларны билгеләп үтте. 

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев