Икенче санлы Җәлил урта мәктәбе командасы "Иминлек мәктәбе" ярышларында катнашты
16-19 сентябрь көннәрендә "Костер" республика балалар сәламәтләндерү укыту үзәгендә "Иминлек мәктәбе" укучыларының ярышлары үткәрелде. Алар республика Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе тарафыннан оештырылдылар. Ярышларда республиканың 41 районыннан командалар катнашты. Безнең район командасын икенче санлы Җәлил урта мәктәбе укучылары Радмир Магалимов,...
16-19 сентябрь көннәрендә "Костер" республика балалар сәламәтләндерү укыту үзәгендә "Иминлек мәктәбе" укучыларының ярышлары үткәрелде. Алар республика Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе тарафыннан оештырылдылар.
Ярышларда республиканың 41 районыннан командалар катнашты. Безнең район командасын икенче санлы Җәлил урта мәктәбе укучылары Радмир Магалимов, Альберт Кәлимуллин, Марсель Мөхәммәтҗанов, Айнур Биктимеров, Альфред Гыймаев, Айгөл Һадиева, Аделия Шәймөхәммәтова, Виктория Филюта тәшкил иттеләр. Команданың җитәкчесе - тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Рамил Талибуллин, урынбасары - физкультура укытучысы Зөһрә Хәбибуллина. Командага ярдәм итү максатыннан ярышларга 131 нче янгын часте начальнигы Илдар Гыйззәтуллин да барды.
Рамил Талибуллин:
- Ярышларда катнашучылар каршылыклар полосасын, катнаш янгын эстафетасын, исән калу маршрутын үтәргә, катнаш көч таләп итүче күнегүләр эшләргә, эзләү-коткару, конкурс эшләрен башкарырга, кыр шартларында көнкүрешне оештырырга тиешләр иде.
Ярышлар үткәреләсе урынга килү белән, һәр команда үз лагерын җиһазлады: байрак һәм команда эмблемасы белән транспарант элделәр, йоклау, туклану, продуктлар саклау өчен палаткалар, учак кордылар, калдыклар өчен чокыр казыдылар.
Ярышлар барышында укучылар кыр шартларында яшәргә - палатка корырга, учак ягарга, азык әзерләргә, янгын сүндерергә, су каршылыклары аша узарга, суда һәм коры җирдә коткару эшләре алып барырга, азимут буенча ориентлашырга, иминият системасын дөрес кулланырга, төен бәйләргә, противогаз һәм уттан саклану киемнәрен кияргә өйрәнделәр. Бу күнегүләрнең барысы да укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелде.
Призлы урыннарны Казан шәһәре, Теләче, Балтач районнары командалары алды. Безнең команда 25 нче урынга лаек булды. Бу башлап җибәрү өчен начар нәтиҗә түгел.
Кыр шартларында дүрт көн буе яшәү җиңелләрдән булмады, ләкин безнең укучылар барысын да җиңеп чыктылар, ярышлардан онытылмас тәэсирләр алдылар.
Республика районнарының күпчелегендә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасы каршында туризм секцияләре һәм коткаручылар командалары оештырылган. Бу район командаларының әзерлекләре дә яхшырак иде. Район һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчелеге бездә дә шундый ук секция һәм команда оештырырга ярдәм итсә яхшы булыр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев