САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Икенче санлы Җәлил мәктәбендә "Сарманның шагыйрь улы" дигән дәрес үтте

Бүген икенче санлы Җәлил мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ландыш һәм Чулпан Шәйдуллиналар 8 нче "А", "Б" сыйныфы укучылары өчен "Сарманның шагыйрь улы" дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрделәр. Дәрес фронтовик-шагыйрь, мөгаллим Әзһәр Габиди иҗатына багышланды. Дәрестә Әзһәр абыйның кызлары Нурия Арсланова белән Руфия Хәертдинова, бистә балалар китапханәсе китапханәчесе Зилә...

Бүген икенче санлы Җәлил мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ландыш һәм Чулпан Шәйдуллиналар 8 нче "А", "Б" сыйныфы укучылары өчен "Сарманның шагыйрь улы" дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрделәр. Дәрес фронтовик-шагыйрь, мөгаллим Әзһәр Габиди иҗатына багышланды. Дәрестә Әзһәр абыйның кызлары Нурия Арсланова белән Руфия Хәертдинова, бистә балалар китапханәсе китапханәчесе Зилә Садыйкова катнаштылар. Кызлары Әзһәр абый турындагы истәлекләр белән уртаклаштылар, аңа хас сыйфатлар турында сөйләделәр, балалар әзерләгән күп санлы сорауларга җавап бирделәр. Зилә Мөнир кызы якташ язучылар иҗатына багышланган күргәзмә, яңа китаплар белән таныштырды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев