Икенче санлы Җәлил мәктәбе командасы "Куркынычсыз тәгәрмәч-2014" бәйгесендә фотоаппаратка сертификат җиңде
20-23 май көннәрендә Яр Чалы шәһәрендә "Куркынычсыз тәгәрмәч-2014" бәйгесенең Республика туры уздырылды. Анда Республиканың барлык район командалары да катнашты. Сарман районын икенче санлы Җәлил урта мәктәбе командасы (җитәкчесе - Алсу Хәмидуллина) тәкъдир итте. Безнең команда уңышлы чыгыш ясады һәм агитбригадалар бәйгесендә команданың "Бергәләп - юллардагы иминлек өчен" исеме астындагы иҗади...
20-23 май көннәрендә Яр Чалы шәһәрендә "Куркынычсыз тәгәрмәч-2014" бәйгесенең Республика туры уздырылды. Анда Республиканың барлык район командалары да катнашты. Сарман районын икенче санлы Җәлил урта мәктәбе командасы (җитәкчесе - Алсу Хәмидуллина) тәкъдир итте. Безнең команда уңышлы чыгыш ясады һәм агитбригадалар бәйгесендә команданың "Бергәләп - юллардагы иминлек өчен" исеме астындагы иҗади чыгышлары иң яхшысы дип табылды. Команда бу җиңүе өчен фотоаппаратка сертификат белән бүләкләнде.
Шулай ук укыгыз:
Сарманда "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе үтте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев