САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Икенче санлы Җәлил мәктәбендә җырлы очрашу узды

Әңгәмә җырлар белән үрелеп барганга, вакыт үткәне сизелмәде дә.

Бүген икенче санлы Җәлил мәктәбендә җырлы җылы очрашу булды. Тугызынчылар "Дуслык"  фольклор ансамбле белән түгәрәк җыен оештырдылар. Сүз татар җыры, халык көйләре, музыканың кеше тормышындагы роле турында барды. Нәвия Раудатовнаның кызлары һәм егетләре сәнгатькә ничек килүләре хакында сөйләделәр. Ахырда, йомгаклап,  "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Гүзәлия Нух кызын тыңладылар балалар. Ул татар гореф-гадәтләрен саклау, милләтпәрвәрлек турындагы фикерләре белән уртаклашты, милли җанлы булып яшәргә чакырды. Менә шулай  "Дуслык" Тукай туган көнне милли көйләр белән каршылау мөмкинлеге бүләк итте безгә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев