САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Икенче санлы Җәлил мәктәбендә Парламент дәресе үткәрелде

Депутатлар белән мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары очрашты.

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2021 елның Парламент дәресе икенче санлы Җәлил мәктәбендә 18 февраль көнне бистә советы депутатлары А.И.Галиахметов һәм А.И.Ильдаров катнашында үткәрелде. Депутатлар белән мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары очрашты. Дәрестә сүз республикабызда яшәүче халыкларның теле, милли үзенчәлекләре, мәдәнияте, тарихы һәм аларны саклауның мөһимлеге турында барды. Депутатлар үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр, киңәшләрен бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев