САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ике тапкыр прививка ясату коронавируска каршы иммунитет барлыкка китерә

Вакцина составында коронавирус юк, шуңа күрә прививка ясатканнан COVID-19 белән чирләп китү мөмкин түгел.

Республикада COVID-19 коронавирусына каршы бөтен теләгән кешегә вакцинация үткәрелә. Бүгенгә инде 50 меңгә якын кеше прививка ясаткан. Иммунитет формалашсын өчен аны ике тапкыр ясатырга кирәк. Икенче тапкыр вакцина 21 көннән соң ясала.

Белгечләр әйтүенчә, вакцина кешедә була торган аденовирусның рекомбинант кисәкчәләреннән гыйбарәт. Аның составындагы S-аксым протеины коронавирус тышчасында да бар. Нәкъ шуңа карата иммунитет барлыкка килә.

Вакцина составында коронавирус юк, шуңа күрә прививка ясатканнан гына COVID-19 белән чирләп китү мөмкин түгел.

Иммунитет формалашкан беренче чорда сакланырга кирәк: җәмәгать урыннарына бармаска, салкында туңып йөрмәскә, битлек кияргә.

Коронавируска каршы иммунитет икенче вакцинациядән соң 3 атна үткәч барлыкка килергә тиеш.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/17-02-2021/ike-tapkyr-privivka-yasatu-koronaviruska-karshy-immunitet-barlykka-kiter-5806951

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев