САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманда шигырь кичәсе үткәрелде

Бүген район үзәгендәге “Сарман” кинотеатры янындагы мәйданчыкта район үзәк китапханәсе коллективы шигырь кичәсе үткәрде

Анда районыбызда яшәп иҗат итүче каләм осталары катнашты. “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәис Кәлимуллин, Айсылу Кәлимуллина, Фәйрүзә Хәбибуллина, Зөлфия Шәрипова, Дамир Гарифуллин һәм башкалар үзләренең шигырьләрен сөйләделәр. Шигырь уку остасы – район үзәгендәге Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Дания Кәшипова, бәйрәмне оештырган китапханә хезмәткәрләре һәм башкалар үзләренең якташ шагыйрьләребез һәм үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар. Бер уңайдан август аеның истәлекле даталары – 22 һәм 24 август искә алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X