САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ихлас рәхмәт

Зур көч куеп әзерләнгән бу очрашу чын мәгънәсендә сәнгать бәйрәме булды. Мәдәният хезмәткәрләренең, татар теле укытучысының артистларча шигырь укулары, шигъри җанлы булулары балалар чыгышында чагылды. Очрашуны башлап җибәргән җырчы кыз Рузиләдән башлап, "Таңсылу бии сәхнәдә" шигырен сөйләүче кечкенә Таңсылуга кадәр ике сәгать вакыт бер тын алу кебек кенә узды. Радиодан...

Зур көч куеп әзерләнгән бу очрашу чын мәгънәсендә сәнгать бәйрәме булды. Мәдәният хезмәткәрләренең, татар теле укытучысының артистларча шигырь укулары, шигъри җанлы булулары балалар чыгышында чагылды. Очрашуны башлап җибәргән җырчы кыз Рузиләдән башлап, "Таңсылу бии сәхнәдә" шигырен сөйләүче кечкенә Таңсылуга кадәр ике сәгать вакыт бер тын алу кебек кенә узды. Радиодан килделе-киттеле җырлар ишетелеп торганда, халык көйләренә, халык җырларына зур игътибар биргән музыка белгече Мөхәммәтгали Ревал улының эше - бәяләп бетергесез. Оештыручылар арасында бер-берсенә хөрмәт, ярдәмләшү үзгә бер җылылык өстәде.
Шул көннән бирле илле ел элек киткән авылымнан телефоннар көнаралаш шалтырый. Берәүләр, белми калдым, дисә, икенчеләр иркенләп сөйләшеп булмауга үкенәләр. Бу күңелле очрашуны оештыручыларга, башлап йөргән Зәнфирәгә, анда чыгыш ясаган барлык осталарга һәм балаларны бәйрәмчә киендереп озаткан әти-әниләргә ихлас рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев