САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игътибар: безнең сайтта һәм төркемдә “Яңа ел ностальгиясе” дигән конкурс игълан ителә

Ел тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара.

Алда – беркемне дә битараф калдырмый торган гаҗәеп бәйрәм. Бу гадәти булмаган, серле һәм барыбыз да яраткан бәйрәмнән һәркайсыбыз, бала чактагы кебек, могҗиза һәм тылсым көтә. Шуңа күрә без аны сагынып һәм зур өметләр белән каршы алабыз. Кадерле дуслар, мөгаен, сезнең һәркайсыгызның өендә Яңа елны каршы алу һәм бәйрәм итү мизгелләре сурәтләнгән элеккеге – 60 нчы, 70 нче, 80 һәм 90 нчы еллар фотолары сакланадыр. Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан, хөрмәтле сарманлылар, үзебезнең сайтта һәм төркемдә “Яңа ел ностальгиясе” дигән конкурс игълан итәбез. Фотоларыгызны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресы буенча җибәрегез. Аларның иң яхшылары сайтта урнаштырылачак.
Конкурс 29 ноябрьдә башланды, быелның 30 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Конкурсны оештыручылар: “ТАТМЕДИА” җәмгыяте филиалы – “Сарман”, “Новый Сарман” газеталары редакциясе. Конкурсның сроклары, бүләкләр һәм аларны алу тәртибе турында җентеклерәк мәгълүматны редакциядә алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефоннар: : 2-40-31, 2-42-33. Реклама, 6+.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев