САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда «Игътибар – балалар!» профилактик чарасының беренче этабы башланды

Балалар - юл хәрәкәтенең иң якланмаган категориясе. Аларда үз-үзеңне саклау инстинкты әле тиешле дәрәҗәдә булмый. Әгәр дә алар юл һәлакәтендә катнашучы булалар икән, монда, һичшиксез, зурлар гаепле була. Агымдагы елның дүрт ае эчендә Республика юлларында балалар катнашында 135 юл-транспорт һәлакәте булды, дүрт баланың гомере өзелде, 138 бала тән җәрәхәтләре алды....

Балалар - юл хәрәкәтенең иң якланмаган категориясе. Аларда үз-үзеңне саклау инстинкты әле тиешле дәрәҗәдә булмый. Әгәр дә алар юл һәлакәтендә катнашучы булалар икән, монда, һичшиксез, зурлар гаепле була. Агымдагы елның дүрт ае эчендә Республика юлларында балалар катнашында 135 юл-транспорт һәлакәте булды, дүрт баланың гомере өзелде, 138 бала тән җәрәхәтләре алды. Сарман районы территориясендә ике һәлакәттә ике бала тән җәрәхәтләре алдылар. Аларның берсе - пассажир-бала, икенчесе - мотоцикл йөртүче үсмер.

Балалар катнашында юл һәлакәтләре санын киметү максатында Татарстан Республикасы территориясендә 15 майдан 15 июньгә кадәр «Игътибар - балалар!» профилактик чарасының беренче этабы үткәрелә. Аның кысаларында күптөрле профилактик чаралар үткәрү күздә тотыла. Мисал өчен, бүгенге көндә (15 майдан 25 майга кадәр) балалар өчен махсус автокреслолар куллануны популярлаштыруга юнәлтелгән киңмасштаблы «Бала - төп пассажир!» исеме астында ункөнлек уздырыла. Аның барышында балаларны транспорт чарасында махсус утыргычлардан башка һәм куркынычсызлык каешларын кулланмыйча йөртүчеләр ачыкланачак. Бүгенге көнгә мондый дүрт кагыйдә бозучы ачыкланган. Россия Федерациясе Юл Йөрү Кагыйдәләре нигезендә, 12 яшькә кадәрле балаларны йөрткәндә махсус утыргычлар куллану мәҗбүри. Бу таләп үтәлмәсә, махсус утыргычлардан башка транспорт салонында балалар йөртү өчен 3000 сум күләмендә штраф түләтү каралган. Куркынычсызлык каешларын эләктермичә йөрүчеләргә 1000 сум штраф яный.

Җәяүле балалар катнашында булган һәлакәтләрне кисәтү уңаеннан махсус рейдлар даими рәвештә үткәрелә. Алар барышында юлның дөрес ягыннан бармаучылар, юлны дөрес итеп чыкмаучылар, юлда уйнап йөрүчеләр, яше тулмаган килеш юлда велосипедта йөрүчеләр ачыклана. Мисал өчен, быел шундый 70 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Кагыйдә бозучыларның барысы белән дә профилактик эш алып барыла. Җәй айларында туа торган тагын бер проблема - мотоцикл, скутер, велосипедларның күпләп юлга чыгуы. Мотоцикл, скутерларда куркынычсызлык арсеналлары машинадагыга караганда күпкә түбәнрәк булу сәбәпле, җиңелчә генә булган һәлакәтләрдә дә бу төр транспортларны йөртүчеләр авыр тән җәрәхәтләре алалар.

Сарман районында да быел 2 майда мотоцикл йөртүче үсмер катнашында бер һәлакәт булды. 9 сыйныф укучысы, мотоцикл йөртү таныклыгы булмаган килеш, транспорт чарасы белән идарә итеп, тизлекне арттыру нәтиҗәсендә идарәне югалта һәм коймага килеп бәрелә. Өстәвенә, аның башында саклану чарасы - мотошлемы да булмый. Нәтиҗәдә ул авыр тән җәрәхәтләре белән Әлмәт медсанчастена җибәрелде.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә - техника белән кызыксыну үсмерләрнең күбесенә хас, ләкин транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы алмыйча, беркемгә дә руль артына утыру хокукы бирелми.

«Мотоцикл, скутерда 16 яше тулганнар гына йөри ала. Моның өчен бу транспорт чарасы билгеле бер тәртиптә теркәлгән һәм аның йөртүчесе «А», «М» категориясе булган йөртү таныклыгына ия булырга тиеш. Мондый транспорт чарасында йөргәндә, йөртүчедән һәм пассажирдан мотошлем кию таләп ителә. Таныклык булмаган очракта, транспорт чарасы махсус саклау урыннарына куела», - диелә юл йөрү кагыйдәләрендә. Әти-әниләргә шуны җиткерәсе килә: яше тулмаган балага мотоцикл алганчы, уйлансагыз иде, чөнки бу транспорт чарасы - коточкыч куркыныч чыганагы.

Дамир Йосыпов, ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев