САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игезәкләр йолдызлыгы астында туган Гөлия Шәрипова (Сарман) "Ялкау" бәлеше рецептын тәкъдим итә

Йолдызлар ашханәсе Руб­ри­ка­быз­да төр­ле йол­дыз­лык ас­тын­да туу­чы­лар­ның нин­ди ри­зык­ка өс­тен­лек би­рү­лә­ре ту­рын­да йол­дыз­лар фа­ра­зын, алар­ның «фир­мен­ный» ре­цепт­ла­рын би­рү­не дә­вам итә­без. Сез­нең дә үз ре­цепт­ла­ры­гыз бе­лән ур­так­ла­шу­ы­гыз­ны кө­теп ка­ла­быз, хөр­мәт­ле га­зе­та уку­чы­лар. Бү­ген­ге сү­зе­без - игезәкләр йол­ды­злы­гы ас­тын­да туу­чы­лар ту­рын­да. Игезәкләр өстәл бизи Иге­зәк­ләр - хис­ле, кай­чак хис-ки­че­реш­ләр­гә ар­тык би­ре­лә тор­ган,...

Йолдызлар ашханәсе

Руб­ри­ка­быз­да төр­ле йол­дыз­лык ас­тын­да туу­чы­лар­ның нин­ди ри­зык­ка өс­тен­лек би­рү­лә­ре ту­рын­да йол­дыз­лар фа­ра­зын, алар­ның «фир­мен­ный» ре­цепт­ла­рын би­рү­не дә­вам итә­без. Сез­нең дә үз ре­цепт­ла­ры­гыз бе­лән ур­так­ла­шу­ы­гыз­ны кө­теп ка­ла­быз, хөр­мәт­ле га­зе­та уку­чы­лар. Бү­ген­ге сү­зе­без - игезәкләр йол­ды­злы­гы ас­тын­да туу­чы­лар ту­рын­да.

Игезәкләр өстәл бизи

Иге­зәк­ләр - хис­ле, кай­чак хис-ки­че­реш­ләр­гә ар­тык би­ре­лә тор­ган, ара­ла­шу­чан ке­ше­ләр. Алар тор­мыш­тан ае­рыл­ган, һа­ман кай­да­дыр күк­тә йө­зә­ләр. Ри­зык ту­рын­да сөй­лә­шү­ләр алар өчен кы­зык тү­гел. Иге­зәк­ләр ара­сын­да ос­та пе­шек­че­ләр аз. Алар, га­дәт­тә, ая­гөс­те кап­ка­лап алыр­га, төр­ле ка­фе­лар­да та­мак ял­гар­га яра­та. Бу йол­дыз­лык ас­тын­да ту­ган­нар өчен иң мө­һи­ме - ри­зык­ның тук­лык­лы бу­луы. Шу­лай да ашар­га әзер­ләр­гә ту­ры кил­гән­дә, алар бө­тен ты­рыш­лык­ла­рын, ос­та­лык­ла­рын эш­кә җи­гә. Иге­зәк­ләр өчен аш пе­ше­рү - җит­ди эш, ә торт­лар, бә­леш­ләр ясау - зур ба­тыр­лык.

Иге­зәк­ләр еш кы­на бәй­рәм ясар­га яра­та. Ку­нак­та яи­сә ка­фе­лар­да күп итеп ашый­лар, әле бер ри­зык­ны, әле икен­че­сен ка­бып ка­рар­га ты­ры­ша­лар. Кә­еф­лә­ре бул­ма­ган­да да, бал­лы ри­зык­ка тар­ты­ла­лар. Га­дәт­тә, мон­дый «бәй­рәм»­нәр­дән соң Иге­зәк­ләр, дө­рес ашар­га ни­ят­ләп, ач то­ра баш­лый. Мон­дый кис­кен үз­гә­реш­ләр ор­га­низм­га уңай йо­гын­ты яса­мый, бил­ге­ле. Шу­ңа кү­рә, ал­тын ур­та­лык­ны сай­лап, дө­рес тук­ла­ныр­га ки­рәк. Көн­гә бер-ике пе­ченье яи­сә бер ки­сәк торт, кон­фет ашау ко­роб­ка кон­фет, ки­лог­рамм­лап пи­рож­ный ашау­га ка­ра­ган­да күп­кә отыш­лы­рак бит.

Иге­зәк­ләр - бик ара­ла­шу­чан ке­ше­ләр. Кү­мәк оч­ра­шу­лар­да, ту­ган көн­нәр­дә алар те­ге яки бу ри­зык ту­рын­да сөй­ләп, үз­лә­рен ме­нә ди­гән пе­шек­че итеп тә күр­сә­тә бе­лә­ләр. Та­бын би­зәү эш­лә­рен еш кы­на үз­лә­ре баш­ка­ра. Са­лат­лар яса­ган­да, эч­ке си­зем­ләү­лә­ре­нә та­я­на­лар. Дө­рес, га­дә­ти көн­нәр­дә Иге­зәк­ләр бу ос­та­лык­ла­рын күр­сәт­ми, шу­ңа кү­рә кү­мәк бәй­рәм­нәр­дә бу йол­дыз­лык ас­тын­да ту­ган­нар­ның «ше­девр»­ла­рын та­тып ка­рар­га оныт­ма. Мон­дый оч­рак си­рәк бу­ла.

Неч­кә кү­ңел­ле һәм кә­еф­лә­ре гел үз­гә­реп то­ра тор­ган Иге­зәк­ләр­гә җәй кө­не күп итеп җир җи­лә­ге, ка­ен җи­лә­ге, кар­лы­ган, ка­ра җи­ләк, сли­ва, ал­ма, гру­ша, ре­дис­ка, кы­яр, ки­шер, яшел үлән­нәр ашар­га ки­ңәш ите­лә. Бу ви­та­мин­нар за­па­сын ба­е­тыр­га һәм им­му­ни­тет­ны кө­чәй­тер­гә мөм­кин­лек би­рә. Ә кыш кө­не кә­бес­тә­дән ае­рыл­мас­ка ки­рәк, брок­ко­лимы ул, коль­ра­би­мы - аны­сы мө­һим тү­гел.

Иге­зәк­ләр­гә шу­лай ук ты­ныч­лан­ды­ра тор­ган эчем­лек­ләр эчү бик фай­да­лы. Ро­маш­ка, бөт­нек са­лып пе­ше­рел­гән чәй­ләр, ка­као, ком­пот - иң ях­шы­сы. Ашык­кан­да, гам­бур­гер яи­сә фри бә­рәң­ге­се ашап куй­ган­чы, сум­ка­да ал­ма, ба­нан яи­сә чик­лә­век йөр­тер­гә ки­рәк. Алар сә­ла­мәт­лек өчен дә фай­да­лы бу­лыр һәм ар­тык ки­лог­рамм­нар­дан да сак­лап ка­лыр.

Игезәкләр йол­дыз­лы­гы ас­тын­да туучыдан рецепт

Гө­лия Шәрипова. Сар­ман авы­лы

«Ял­кау» бә­ле­ше

Аның өчен ки­рәк­ле инг­ре­ди­ент­лар:

бүрт­те­рел­гән дө­ге (озак бүрт­те­рә­се тү­гел, кай­нап чык­кач, 1-2 ми­нут җи­тә),

ак май­да кыз­ды­рыл­ган

су­ган,

май­лы ба­лык кон­сер­ва­сы,

ка­мыр өчен 2 йо­мыр­ка,

150-200 грамм ма­йо­нез,

2 ста­кан он,

бер че­ме­тем тоз.

Бүрт­те­рел­гән дө­ге­не та­ба тө­бе­нә 0,5 сан­ти­метр ка­лын­лык­та са­ла­сың. Аның өс­те­нә, кү­ме­лер-кү­мел­мәс итеп, кыз­ды­рыл­ган су­ган, ан­нан соң вак­лан­ган ба­лык­ны җә­я­сең дә ка­мыр­ны агы­за­сың. Ду­хов­ка­га ты­гып, пе­шү­ен ге­нә кө­тә­се ка­ла. Ка­мыр кы­зар­гач (30-40 ми­нут­тан соң), бә­леш әзер, ди­гән сүз.

Шу­лай бик га­ди әзер­лә­нә. Аш­ла­ры­гыз тәм­ле бул­сын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев