САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игелекне һәркем кыла ала

Ун яшьлек малай, салкыннан калтыранып, аяк киеме кибете витринасы янында яланаяк басып тора һәм, күзен дә алмыйча, җылы аяк киемнәрен күзәтә.

Аның янына бер ханым килә дә сорый:
- Минем кечкенә дустым, син бу пыяла артыннан нәрсә күзәтәсең, нәрсә хакында уйлыйсың?
- Мин Ходайдан берәр пар ботинка бирүен сорыйм, - дип җавап бирә малай.
Ханым баланы кулыннан ала да, аның белән кибеткә керә. Ул сатучыдан алты пар балалар оекбашы һәм җылы сулы таз белән сөлге алып килүләрен үтенә. Хезмәткәр ханым сораган бөтен нәрсәне алып килгәч, ул малайны кибетнең арткы өлешенә алып бара да, кулындагы перчаткаларын салып, баланың аякларын юа, сөлге белән киптерә. Сатучы оекбашлар алып килә. Ханым аларның бер парын баланың аякларына кидерә, аннары аңа ботинкалар сатып ала, калган оекбашларын малайның үзенә бирә. Ханым, кылган гамәлләреннән канәгать калып, малайның башыннан сыйпый:
- Хәзер, һичшиксез, син үзеңне күпкә яхшырак хис итәчәксең, - ди.
Сүзен тәмамлап, китәргә әзерләнгән ханымны бала туктата да, күз яшьләре аша:
- Сез Ходайның хатынымы әллә? – дип сорый.
(Елена Цымбурскаядан тәрҗемә).
Тормышта авыр хәлдә калганнар бик күп. Кечкенә генә ярдәм дә андыйларга яшәү яме, тормышка дәрт уятырга сәләтле. Мәрхәмәтле булыйк, дуслар. Изгелек җирдә ятмый.

ФОТО:https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев