САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иганәбашта кан чиреннән вафат булганнарны искә алдылар

Бу - Җиңү язы Күңелләр һаман да әрни, йөрәкләр сыкрый әле Нәрсә ул бәхет? Моңа, мөгаен, сугыш афәтен кичкәннәр, ул чорның бар авырлыгын үз җилкәсендә татыганнар гына нигезле җавап бирә аладыр. Ач, ялангач халыкның, хәлсезлектән аяк атлар мөмкинлеге калмаса да, бар тапканын фронтка җибәреп, шуның белән булса да, Җиңүне якынайтырга...

Бу - Җиңү язы

Күңелләр һаман да әрни, йөрәкләр сыкрый әле

Нәрсә ул бәхет? Моңа, мөгаен, сугыш афәтен кичкәннәр, ул чорның бар авырлыгын үз җилкәсендә татыганнар гына нигезле җавап бирә аладыр. Ач, ялангач халыкның, хәлсезлектән аяк атлар мөмкинлеге калмаса да, бар тапканын фронтка җибәреп, шуның белән булса да, Җиңүне якынайтырга тырышуын; күпләрнең ачлыктан шешенүен; кар астында калган ашлык ашап, кешеләрнең күпләп үлүен, казып җитешә алмаганлыктан, бер кабергә өчәр-дүртәр кешене күмәргә мәҗбүр булганлыкларын бүгенге яшьләр, бәлки, аңлый да алмый торгандыр. 1944 елның апрель аенда гына да Игәнәбаш авылында 69 кеше кан чиреннән вафат булган. Бүгенге көндә Сарман авылында яшәүче Совет эше ветераны Әнисә апа Зарипова ул вакытларны әле дә хәтерли: "1944 елның апрель ае исемнән чыкмый. Прокуратурада эшләгән елларым. Мин - районнан авылга җибәрелгән вәкил, - ди ул. - Авырлыклар чиксез. Тылда да югалтулар күп. Үзәккә үткәне - ачлык. Бәхеткә, 1944 елның язы иртә килде. Халык басуда калган черек бәрәңге җыеп ашады. Кайберләре узган елдан коелып калган башакка ябырылды, аны ашаганнарның каны агуланды. Кыска гына вакыт эчендә бер яшьтән алып 18 яшькә тикле 44 кеше үлде, өлкәннәр, эш яшендәгеләр дә шактый булды. Авыз-борыныннан кан китеп, көн дә дүртәр-бишәр һәм аннан да күбрәк кеше үлә. Кайбер гаиләләрдә барысы бергә чирлиләр. Болар һәм сугыш кырында үлеп калган яки хәбәрсез югалганнар турында килеп торган хәбәрләр - барысы да күңелне телгәли". Әнисә апа кан чиреннән вафат булганнарның исем-фамилиясе, атасының исеме, ничә яшьтә үлгәнлеге язылган исемлекне булдырып, Илексаз авыл җирлегенә тапшырган. Бу уңайдан Игәнәбаш авылында аларны һәм яу кырында, тылда һәлак булганнарны искә алу тантанасы үтте. Мул сыйлы табын артында өлкәннәр хәтер яңартты. Нинди генә кынлыклар аша узса да, авыл халкы зарланырга яратмый. Хәтер биштәреннән дә иң элек балачакның матур мизгелләрен, күңелле чакларын сайлап алып, искә төшерергә тырышты алар. И, ул чакларда авыл җирендә бала-чага да күп иде. Барыбыз да - гади, эчкерсез. Дус, тату булдык. Җәйләрен бергәләп болында кузгалак, юа ашасак, кышларын, аз гына җай чыгуга, тау шуарга йөрдек... Бер-берсен бүлә-бүлә шулай сөйләделәр Тәбрия, Фәния, Гамбәрия, Венера, Роза, Рәмзия апалар.

Фатыйма апа Гайфетдинова, тыл ветераны: "Иң авыры: базлар-бәрәңгесез, ә игеннәр серкәдә утырган вакытлар булды. Мунча ташында кыздырганда, киемнәрдән бет яңгыры яуды.Эшләдек тә эшләдек, ипинең нинди икәнен дә оныттык. Бүгенгедәй хәтердә, бар да фронтта, авылда эшләрдәй кеше юк. Бар эшне бала-чага, хатын-кыз, карт-коры тартты. Үзем гомер буена фермада эшләдем, дуңгызлар карадым."

Гамбәрия апа Зәйнәпова: "Ул чорларда авылда өч бригадир гына бар иде. Йортлар бер-берсенә терәлеп үк урнашкан. Һәр йортта - өй тулы бала-чага. Әнинең сөйләгәне әле дә истә: кар астында калган бөртек ашап үлгәннәрне күмәрдәй кеше таба алмаганнар. Кабер казучы Миннегали абый җитешә алмаганлыктан, ләхет тә алып тормыйча, икешәр-өчәр кешене бергә күмә торган булган..."

Сирин абый Хөснетдинов, тыл ветераны: "Ул чорларны тыныч кына искә алып булмый. Әниләр белән бергә көне-төне басуда булдык. Он заты күрмәдек. Ул кибән ашлыкның ачылыгы. Тирестән кирпич сугып, шуны яктык. Кышын ферма түбәсен салам белән ябабыз, язга аны малларга ашатабыз. Атлар булмау сәбәпле, сыер, үгез җигеп, җир сукаладык. Кар астында калган бөртекне ашап, мин дә агуландым. Шөкер, Аллаһның кодрәтедер, исән калдым. Инде ул чорлар яңадан кабатланмасын".

Бу көнне кан чиреннән үлгәннәр, яу кырында һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды, Фәния апа Сабитова алар рухына багышлап Коръән укыды. Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов тыл ветераннары Фатыйма апа Гайфетдинова белән Сирин абый Хөснетдиновка Татарстан Президентының котлау открыткаларын, җирле үзидарәнең истәлек бүләкләрен тапшырды. Илексаз мәктәбе укучылары үзләренең моңлы җырларын бүләк итте. Авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Рәмзия апа Харисова Муса Җәлил шигырьләрен укыды. Авыл халкы, авылдашлырын искә алганы өчен, Әнисә апа Зариповага кат-кат рәхмәт әйттеләр. Җирлек башлыгы Флер Гыйльфанов соңыннан Әнисә апаның өенә барып, игәнәбашлыларның рәхмәтен ирештерде; тормыш иптәше, сугыш һәм хезмәт ветераны Галим абый белән икесен якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән тәбрик итте, иң изге теләкләрен юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев