САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Иганә” ансамбленә Җөридә Диплом тапшырдылар

2002 елда аңа халык ансамбле исеме бирелә.

Ләке авылының “Иганә” керәшен халык фольклор ансамбле чыгышларын райондашлар гына түгел, республикада да яратып кабул итәләр. Керәшеннәрнең борынгы традицияләрен саклап, яңартып торучы, сарманлыларга яшәү рухы биреп торучы иҗат төркеменең даны еракларга таралган. 40 елдан артык вакыт эчендә ансамбль кайларда гына чыгыш ясамагандыр, нинди генә конкурсларда катнашып, дәрәҗәле исемнәргә лаек булмагандыр. 2002 елда аңа халык ансамбле исеме бирелә. Ансамбльнең җитәкчесе Раилә Асанова – тынгысыз, бик тырыш, үзе баянда уйный, үзе җырлый-бии. Мамадыш районы Җөридә узган Питрау бәйрәмендә аңа, керәшеннәрнең фольклор гореф-гадәтләрен саклауда һәм халык иҗаты үсешендәге эшчәнлеге өчен, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мактау грамотасы тапшырылды, ә “Иганә” ансамбле Я.Е.Емельянов исемендәге Мәдәни үзәкнең Дипломына лаек булды.

 

Альбина Сабирова язмасы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев