САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Җиде ир-ат урамда аңсыз ята": берьюлы агуланганнар

Салават шәһәрендәге йортларның берсе янында егылып ятучы җиде ир-атка ашыгыч ярдәм чакырганнар.

Башкортстанның Салават шәһәрендә җиде ир-ат билгесез сыеклык эчеп агуланган. Алар барысы да бер йорт каршында урамда егылып яткан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Салават шәһәре буенча тикшерү бүлеге җинаять эше ачкан.

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 26 июльдә кичке бишләр тирәсендә Салават шәһәре хастаханәсенә шалтыраталар. Шалтыратучы кеше Калинин урамындагы йорт янында җиде ир-ат аңсыз ятуын әйтә. Ир-атларны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киләләр һәм реанимация бүлегенә салалар. Аларда билгесез матдә белән агулану билгеләре була.

«Хәзер алар аңына килде, хәлләре уртача авырлыкта, аларга медицина ярдәме күрсәтелә. Якынча белешмә буенча, 36-60 яшькә кадәрге җиде ир-ат бергәләп билгесез сыеклык эчеп утырган, шуннан соң хәлләре начарланган», — диелә ведомство хәбәрендә.

Тикшерү эшләре бара.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/28-07-2021/uramda-a-syz-yatalar-bashkortstanda-ide-ir-at-beryuly-agulangan-5831856

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев