САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучылары №47 - Бәхтиев Хөснетдин һәм Бәхтиева Зәйнәп

Алар сугышта танышалар һәм кайткач өйләнешәләр.

Бәхтиев Хөснетдин Кашап улы 1922 елның 25 сентябрендә Рангазар авылында туган. Үзенең истәлекләреннән күренгәнчә Кызыл Армия сафларына Хөснетдин ага 1941 елның 17 июнендә алына. Сарманнан 17 егет китәләр. Сугыш башланып китә. Башта Ульяновск шәһәренә аннары Львовка, Житомир. 61нче пехота дивиясендә хемәт иткәндә 10 класс белемлелэрне ңыеп алып Горький шәһәренә укырга җибәрәләр. Артеллирист зенитчылар хәерли торган училищега. Ләкин укуны тәмамлау насыйп булмый. Сталинград өчен башланган каты сугышлар яңа көчләр сорый һәм 1942 елны 1078 нче зенит-артиллерия полкына отделение командиры итеп җибәрәлә] шушы полкта ул 1945 елга кадәр хезмәт итә. Бәхтиев Хөснетдин Кашап улын күрсәткән батырлыклары, фидакарьлеге, кыюлыгы өчен Бөек Ватан сугышы ордены, Германияне җиңгән өчен медале белән бүләклиләр.

Бәхтиева Зәйнәп 1922 елның 10 октябрендә Астрахань шәһәрендә туган. 1930 елны мәктәпкә татар сыйнфына укырга керә, 3 ел укыганнан соң урыс сыйнфына күчә. 7нче сыйныфны тәмамлагач хисапчыга укый һәм 1942 нче елда тәмамлый. Ләкин аңа хисапчы булырга язмый. Иптәш кызы Клавдия Орлова белән алар сугышка китәргә уйлыйлар. Башта комсомолның шәһәр комитетына мөрәҗәгать итәләр ләкин аларга военкоматка барырга кушалар. Военкоматта аларныц сугышка китәргә теләгән үтенечләрен тыңлыйлар һәм 4 көннән сугыш кырына озаталар да. Кыю йөрәкле кыз кече сержант дәрәҗәсендә отделение җитәкли. 1942 елдан -1943 елга кадәр барган Сталинград сугышында1078 нче зенит-артиллерия полкы составында катнаша. Документлардан күренгәнчә 1944 елның 22 декабрендә СССРның Югары Советы Президиумы Карары нигезендә Мустафина (Бәхтиева) Зәйнәп Гәлләм кызы сугышта күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге, кыюлыгы өчен Сталинградны яклаган өчен (За оборону Сталинграда) медале белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев