САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңүчеләр арасында Фәһимә апа белән Рафис абый да бар 

Җиңүчеләр арасында Фәһимә апа белән Рафис абый да бар .

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 2017 елның 25 октябреннән быелның 20 мартына кадәр үз басмаларына язылучылар арасында “Языл һәм телевизор от!” дигән акция үткәргән иде. Акциядә катнашучылар 2017 елның 31 декабренә кадәр “ТАТМЕДИА”ның кимендә өч басмасына язылырга һәм квитанция күчермәләрен “Акция” билгесе белән “ТАТМЕДИА”га җибәрергә тиешләр иде. Бүләкләр 9 февральдә уйнатылды һәм акциягә йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында безнең райондашларыбыз да бар. Иске Минзәләбаш авылыннан Рафис Шәйхелисламов һәм Чукмарлыдан Фәһимә Мөхәммәтшина кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Ә төп призны – телевизорны, исегезгә төшереп үтәбез, Мамадыштан Энҗе Нәҗмиева отты. Бүген Фәһимә Мөхәммәтшина һәм Рафис абыйның улы Радик Шәйхелисламов редакциябездә булдылар һәм үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев