Язмышлар ярында калмагыз
.
Ә нинди егет идең...
Беркөнне туганыбыз Хафиза апаларга бардым. Ул шәһәр тибындагы бистәдә яши. Озак күрешмәгән идек, рәхәтләнеп сөйләштек. Чәйләр эчкәч, балконга чыктым. Аскы катта берәү диңгезчеләр флагы элеп куйган. Ападан: “Аста берәр моряк торамы әллә?” – дип сорадым. “Юк. Башы китеп-китеп алганга, “хыялый Мәҗит” дип йөртәләр аны. “Җүләр” диюче каты теллеләр дә бар. Шулай торымнан-торымга үзен диңгездә йөзгән кебек хис итә бугай. Флагын чыгарып элә”, – диде апа.
ХЫЯЛЫЙ МӘҖИТ
“Күршегездә шундый кеше торгач, курыкмыйсызмы?” – дидем. Минем кызыксынуымны күреп, апа сөйләп китте.
– Юк, нишләп куркыйк? Әйбәт, ярдәмчел кеше ул. Авыррак әйбер күтәреп кайтканыңны күрсә, йөгереп килеп җитә. Нишлисең, шундый язмыш язгандыр инде. Ә үскәндә, нинди бала иде бит...
Аның әнисе Мөнирә безнең бистәгә читтән кайтып урнашты. Күчеп кайткан кешегә түгел, мондагы халыкка да эш табуы авыр чорларда кем якты йөз күрсәтә, шунда эшләп йөрде. Күпчелек ашханә тирәсендә булды, савыт-саба юды, йә җыештыручы булып эшләде. Гел аска гына карап йөргән караңгы чырайлы хатынны йортта яратып бетермәделәр. Ә менә малае кояш кебек ягымлы бала иде. Әтисе кем булганын белмибез.
Мәҗит бик акыллы, зиһенле булып үсте. Яхшы укыды. Мөнирәне подъездда өнәп бетермәсәләр дә, ул минем белән сөйләшә, керешеп йөри идек. Бүлмәнең малай ята торган як стенасы һәрвакыт диңгезчеләр рәсеме белән тулган булыр иде. Өстәлдә – капитаннар турында китаплар. Әле ул чакта Мәҗит 5 сыйныфларда гына иде. Укырга бик яратты. Бистә китапханәсенә дә йөрде. “Энем, әллә укымыйча гына китерәсең инде”, – дип аптырыйлар икән андагылар. Малай шулай бәләкәйдән үк диңгезче булырга, зур-зур корабларда йөзәргә, океаннар гизәргә хыялланды.
Мәҗитнең мине башка күршеләрдән якынрак күрүенең сәбәбе бар. Ул минем кыз белән бер сыйныфта укый, кызым Регинага укуда ярдәм итә иде. Югарырак классларга җиткәч, уртак серләре дә була башлады. Мәҗит Камилә исемле кызны ошаткан икән. Камилә – иркен, бай яшәүче гаиләдән, әтисе олы урында эшли. Алар бердәнбер кызларын бик кадерләп үстерделәр. Кызның өс-башы, үз-үзен тотышы да башкалардан аерылып торды. Бүтән малайларга исе китмәгән аның. Ә менә тыныч кына, мәктәп шау-шуларыннан читтәрәк йөрүче Мәҗиткә икенчерәк күз белән караган. Кызым бу турыда егеткә сөйләгән. Шуннан яшьләр матур гына очраша башладылар. Мәҗит кызга үзе укыган китапларның эчтәлеген сөйли торган була, Камилә яратып тыңлаган.
Егетнең хыялы – диңгезче булу. Ул инде кайда нинди уку йортлары барлыгын, нинди имтиханнар бирергә кирәклеген дә белешкән. Сыйныф җитәкчесе Шамил абыйсы да аның теләген хуплап, киңәшләр биреп торган. Әнисе ашарга дип биргән акчаны да тотмыйча, егет юлга әзерләнгән. Калининград – якын җир түгел. Бүтән ярдәм итәрдәй кешесе юк, бары үз көченә ышанырга кала.
Мәҗит әнисенә башта берни дә әйтмәде. Планнары турында 11 сыйныфны бетереп, аттестат алгач кына сөйләде. Савыт-саба, идән юудан башканы белмәгән Мөнирә, малаеның җир читенә китәргә йөрүен белгәч, ду купты. Башта ышанмады, әллә җүләрләндеңме, дип, кычкырып көлгән. Улының китап-дәфтәрен ачып карап, ничек укуы белән бер тапкыр да кызыксынмаган ана: “Ташлап китсен, дип үстердемме сине? Олыгайган көнемдә ярдәмчем булырсың дигән идем”, – дип тузынган. Мөнирәнең улына карата булган планнары башка- чарак иде. Мәктәп бетерү белән эшкә кертергә – әз булса да акчасы булыр. Аннан армиягә барыр. Кайткач, күз күрер тагын.
Мәҗит әнисенең каршы булачагын белгән. Ләкин бу кадәр үк булыр дип көтмәгән. Шамил абыйсы да өстәгән акчага Калининградка кадәр билет алып куелган инде. Ул анасы сүзенә карап тормаячак.
Мөнирә ул көнне иртән башын да күтәрә алмый ята. Кичен ашханәдә бер бай хатын туган көн үткәргән. Эшчеләргә сыйланырга да шактый калган, соңыннан рәхәтләнеп утырганнар. Мәҗиткә җай килде. Чәйләр эчкәч, алдан әзерләнгән юл сумкасын тартып чыгарып, әнисенә өстәлдә кәгазь кисәге калдырды да, шым гына өйдән чыгып китте.
Егет ул кадәр ерак җиргә ничек барып җиткәндер, ничек укырга кергәндер – без боларын белмибез. Малае киткәнгә ачуына чыдый алмый йөргән Мөнирә дә тынычланды. “Мәҗитем Калининградта! Капитан булырга укый! Олы корабларда чит илләргә чыгалар”, – дип сөйләп йөри башлады. Ятим баланың бернинди ярдәмсез, акчасыз шундый уку йортына барып керүенә, әлбәттә, сөендек кенә. Маладис, тырышты, тәки үз дигәненә иреште. Әнисенә шалтыраткалап торды, хатлары да килеп кенә тора иде. Бер ел укыгач, кайтып күренерме әллә, дип көткән идек, кайтмады. Зур гына теплоходка матрос булып урнашкан. Кайтасы бик килсә дә, дөнья күрү теләге дә зур булгандыр инде. Җәй буе тырышып эшләп, хезмәт хакын әнисенә җибәрде. Мөнирә, ябык кына кулларына шыгырдап торган меңлекләрне кысып тотып, почтадан кош тоткандай очып кайткан иде ул чагында. Бичара хатынның бу кадәр акчаны төшендә дә күргәне юк иде.
КЕРМӘГЕЗ АРАЛАРГА
Ике ел укыгач, Мәҗит каникулга кайтып төште. Диңгезче киеменнән, үсеп, тагын да матураеп киткән. Башта танымадык та. Әнисе, патша хатыны кебек, кырында кәпрәеп кенә йөрде. Шулай да, үзенә әйтми чыгып киткәненә ачуы басылмаган, ахыры, кайчагында шуны искә төшереп, ырылдап та ала. Гомер буе һәрнәрсәгә канәгатьсезлек күрсәтеп яшәгән кеше шундыйрак буладыр инде. Мөнирәнең улын күреп сөенүләре бер атнадан сүрелә төште. Өрлектәй буе белән өйдә ятмасын әле, дип, шыпырт кына яндагы төзү оешмасына кереп чыкты. Анда эшчеләр кирәк икән. Мәҗиткә җәйгә шунда керергә кушты.
Егетне, эш тәртибен, саклану чараларын да аңлатмыйча, такта яру эшенә куйганнар. Беренче бәхетсезлек шунда булды. Икенче көнне мастер Галиәхмәт абыйсын көтмичә эшкә тотынган булган да, пычкыга кулы тиеп, уң кулының өч бармагын кистергән. Шифаханәдәге тәҗрибәле хирург мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышкан тырышуын. Шулай да исән бармакларны “тыңлатырга” озак вакыт кирәк булды. Мәҗитнең хәлләрен ишетеп, сыйныфташы Камилә килеп җиткән. Кыз Казанда институтта укый икән. Егетнең күңелен күтәрергә теләп, төрле кызыклар сөйләп, алып килгән күчтәнәчләрен өстәлгә тезгән. Камиләне күргәч, егет бик сөенгән. “Кулым төзәлеп, укып бетерсәм, сине ак җилкәнле кораб белән кайтып алам”, – дип шаярткан.
Алар шулай бер-берсенә тартылдылар. Яшерен генә очраша да башладылар. Бик сак булсалар да, кызның әти-әнисе бердәнбер кызларының хәерче малае белән йөргәнен сизеп алганнар. Башта кызны үгетләп караганнар, ул безгә тиң түгел, идән юучы малае гына, дигәннәр. Әмма ипле, акыллы, җитмәсә, бик чибәр егет күңел түренә кереп утыргандыр инде, Камиләнең әти-әнисе сүзен тыңлыйсы килмәгән. Шуннан ата кеше Мәҗитнең үзе белән сөйләшергә булган. Егетнең: “Без – классташлар, дуслар гына. Мин Камиләгә бернинди начарлык та эшләмим, кайгырмагыз”, – дигәнен ишетсә дә, Әнвәр Кашапович тынычланмаган. Бер кичне, ашкынып очрашуга барган җиреннән, егетне канга батырып, кыйнап киткәннәр. Камиләнең атасы яллаган кешеләр икәнен сизгән Мөнирә, йөгереп, полициягә барды. Әмма, карга карганың күзен чукымый, дигәннәре хак икән. Кыйнаучыларга берни дә булмады. Шаһитлар юк, егет үзе сөйләшерлек хәлдә түгел: бераз куркытырга гына ялланган башкисәрләр артыгын җибәргәннәр. Эшне шул килеш ябып куйдылар.
Шулай итеп, егет җәйне шифаханә койкасында үткәрде. Мәҗитнең үтереп башы сызлый, вакыт-вакыт әйләнеп тә китә башлаган. Табиблар бер өметле сүз әйтмиләр. Егет кирегә дә сөйләшеп куя, укол кадарга кергән шәфкать туташына “Камилә” дип тә эндәшә. Шулай итеп, егермесе әле яңа тулган Мәҗитнең хыяллары бер кичтә җимерелде. Кая анда кире укырга барулар, ул шифаханәдән гел икенче кеше булып чыкты. Ана белән баланың ничек тилмергәннәрен, акчага интеккәннәрен белә торып, ярдәм итүче булмады. Подъезддагылар да “ах та, ух” килүдән ары узмадылар. Хәзер кемдә кемнең кайгысы бар инде? Шулай да, бистәнең бер мәрхәмәтле эшкуары, Мәҗитнең сыйныф җитәкчесе Шамил абыйсының элекке укучысы, акча белән нык булышты. Егет Казанга барып, тикшерелеп, озак кына ятып кайтты. Ләкин файдасы әллә ни булмады. Бер караганда, ул үз акылында кебек. Сөйләшә, эшли. Подъезд төбендәге түтәлләрне казып куйды, чәчәкләр күчереп утыртты. Икенче караганда, мәзәкләнеп йөри. Бу хәл яз-көз айларында кабатлана, ахырысы. Мәҗит, тельняшкасын киеп, флот флагын тотып, ишегалдына чыга. Көне буе балконнан диңгезчеләр турында җырлар ишетелеп тора. Мәктәптә укыганда, гитарага өйрәнгән булган. Русча җырларны сиптерә генә. Аларның кайберләрен без дә ятлап бетердек бугай инде. Егетнең чирли башлаганын сизенеп, кемдер шифаханәгә хәбәр итә. Аны Казанда яткырып кайтаралар. Гел алып калмыйлар инде. Чөнки ул үз-үзен карарлык хәлдә бит, ашарына пешерә, керен юа, өен җыештыра. Йөгереп кенә безнең хәлне дә белеп чыга. Сораган кешегә кибеттән ризыгын алып кайтып бирә. Әле бистәдән ерак түгел күлгә йөри икән. Балык тотарга остарып китте. Алып кайтканын безгә дә кертә. “Юк-юк, кирәк түгел! Үзең кыздырып аша!” – дибез, ә ул мәҗбүриләп калдыра. Үзебез дә, камыр әйберсе пешерсәк, кертәбез. Алмыйм, үзем пешерәм, дип киреләнеп торса да, соңыннан, рәхмәтләрен әйтеп, ашый тагын.
Камилә Мәҗитнең инвалид калуында ата-анасын гаепләде. Ләкин “гаепле” дип барып әйтеп булмый, кыз эчтән янды-көйде. Ахырда укуга дип чыгып киткән җиреннән бүтән кайтып күренмәде. Берәр елдан, кемгәдер ияреп себергә киткән, дигән сүзләр ишетелде. Тик ул ир белән яши алмаган, аерылган. Ата-анасы, кызлары өчен бик кайгырсалар да, сер бирмәделәр. Сораган кешеләргә: “Җитәкче кешедә кияүдә. Кайтырга вакытлары юк”, – диделәр. Аннан Әнвәр Кашапович эше буенча икенче җиргә күчерелде.
Мөнирә озак яшәмәде. Малае хәсрәте дә бетергәндер, эчүгә сабышты. Көннәрдән беркөнне поселок кырындагы авылга чыгып киткән. Анда ахирәте яши иде. Ул кичне күз ачкысыз буран чыкты. Туңып үлгән бичара хатынны ике көннән соң гына багана төбендә табып алдылар.
Менә шундый Мәҗитнең язмышы. Аның тормышын җимергән кешеләр, бу дөньяда булмаса да, ахирәттә җәзасын алырлар, дим мин. Нинди егет иде бит. Ярый, Аллаһы Тәгалә ташламасын, исән-сау булсын. Без – олыларга бер иптәш әле ул, – дип сүзен төгәлләде Хафизә апа.
Софья Әхмәдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев