САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Язмышка ышаныгыз: 12 - 19 февральгә йолдызнамә

Дөньяда акчага сатылмый торган берничә әйбер бар. Шуларның берсе – кадерле туганнар.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Бу арада кеше күп җирләрдә, зур чараларда катнашмавыгыз хәерле. Дөнья мәшәкатьләре белән мавыгып, рухи дөньягыз турында онытып җибәрәсез. Берүзегез генә берәр кайда ял итеп кайтыгыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Артык күп эшләргә дә, артык күп ял итәргә дә ярамый. Әмма сез алтын уртаклыкны таба белмисез: я хәлдән тайганчы эшлисез, я эшкә тотына алмыйча йөрисез. Бу серне барыбер чишәргә туры киләчәк.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Сез гел позитив булуыгыз белән аерыласыз һәм сезне шуның өчен яраталар да. Тик күктәге кояш та төнлә “ял итеп ала”. Кәеф булмау – нормаль күренеш. Мине онытырлар дип курыкмагыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Сезнең хисләрегез давылда югалып калган кораб сыман: бер секундтан кайда барып бәрелүе билгесез. Күңелдә давыл уйнаса да, тыштан җитди булырга тырышыгыз.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Күңелегезне бер “корт” кимерә, шул уй көн дә, төн дә йокы бирми. Ләкин бу “чир”не дәвалаучы бердәнбер табиб ул – сез үзегез. Үз-үзегезне гаепләүдән туктагыз, уйларыгызны уңай якка борыгыз. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Матди ягыгыз тәртипләнеп китәр. Көтелмәгән җирдән акча керергә мөмкин. Күптән карап һәм алырга хыялланып йөргән әйберегезне ала аласыз. Ниһаять, сезнең урамда да бәйрәм.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Эшләдегез-эшләдегез, инде җимешләрен дә җыярга вакыт. Соңгы вакытта бик күп көч һәм вакыт сарыф ителгән эшчәнлек үзенең нәтиҗәләрен күрсәтер. Сезгә бары үзегез белән горурланырга гына кала.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Тотынган бөтен эшегез уңышлы барып чыгар, хәтта башта гаҗәпләнерсез дә. Шуңа бу уңышны юкка әрәм итмәгез. Үткәндә барып чыкмаган шөгылегезгә кире кайтып, аңа яңа сулыш биреп карагыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь )
Тормыш сездән имтихан алырга җыена. Куркып кала күрмәгез. Барлык авырлыкларда да уңай як күрә белүегез бу юлы да ярдәм итәр. Иң мөһиме – дөрес билет тартып чыгару.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Артык борчылып, барысын да бозып ташларга мөмкинсез. Язмышка ышаныгыз, ул, һичшиксез, сезгә дөрес юл күрсәтер. Барысын да контрольда тотып булмый, ничек язган шулай булачак. Нигә артык борчылырга?

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Кирәксә-кирәкмәсә дә бәхәскә керү теләге туарга мөмкин. Бу хисләрне тыеп торыгыз, әрләшүләр файда китермәс. Шул дәртегезне, киресенчә, яхшы якка юнәлтегез. Иҗат өчен яхшы вакыт.

Балык (19 февраль – 20 март)
Дөньяда акчага сатылмый торган берничә әйбер бар. Шуларның берсе – кадерле туганнар. Якыннарыгызга игътибарлы булыгыз, алар сезне сагынган. Бер күрешеп, сөйләшеп утыру күңелгә нинди җылылык өсти бит.

 

ФОТО

 

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/goroskopp/iazmyska-ysanygyz-12-19-fevralga-ioldyznama

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев