Яшә, «Сарман», тагын күп еллар!
Май — истәлекле бәйрәмнәргә бай ай. Шуларның берсе — Татарстан матбугаты көне.
Без аны ел саен 19 майда билгеләп үтәбез. Ә быел безнең өчен бу көн икеләтә кадерле, чөнки "Сарман" газетасына 95 ел тула!
Гасырга якын тарихы булган район газетасы төбәк хроникасын гына түгел, ә халыкның рухи тормышын, авыл кешесенең көнкүрешен, телебезнең байлыгын саклап килә. Һәр сан — ул бер китап кебек, һәр автор — аерым бер шәхес.
“Сарман”га — 95 яшь! Азмы бу, әллә күпме? Бу — зур тәҗрибә! Бу — меңләгән мәкалә, фотосурәт, йөзләгән интервью, дигән сүз. Ничә еллар дәвамында газета район тормышының көзгесе ролен үти, аның йөрәк тибешен тәшкил итә.
1931 елның май аенда “Комбайн” исеме астында чыга башлаган район басмасы төрле елларда “Кыр стахановчысы”, “Югары уңыш өчен”, “Ленинчы” буларак нәшер ителгән. Бүгенге көндә ул “Сарман” буларак таныла. Нинди генә исемнәр белән аталса да, газета — райондашларга, читтә яшәүче якташларга ил-көн сулышын, район хәбәрләрен тормышчан, халыкчан итеп җиткерүче, хакимият белән халык арасына күпер салучы максатчан басма. Аның республикада да абруе зур. Журналистлар арасында үткәрелә торган иң мәртәбәле “Бәллүр каләм — Хрустальное перо” бәйгесендә өч тапкыр җиңү яулап, ике тапкыр “Иң яхшы район газетасы” исеменә лаек булды, бик күп тапкырлар бәйгенең финалисты булды. Журналистлар төрле дәрәҗә конкурсларда да җиңүләр яулыйлар. Газетаның үз сайты, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда да шәхси төркеме, бите бар.
Татарстан матбугаты көне — журналистлар өчен генә түгел, ул һәр абунәче өчен дә зур бәйрәм. Чөнки матбугат — ул безнең сулышыбыз, фикеребез, телебезнең сафлыгы. Ул безне берләштерә, араларны якынайта, туры юл күрсәтә. Һөнәри бәйрәмебездә без ял итмибез, ә икеләтә эшлибез. Чөнки журналист өчен яллар юк, алар, халык бәйрәм иткәндә дә, һәрвакыт хезмәттә. Вакыйгаларны гадәти булмаган күзлектән бәян итү, үзенчәлекле стильдә язу һәм һәрнәрсәгә кабатланмас төсмер бирү, оператив эшләү — журналистлык таланты шуларда чагыла да инде.
Һөнәри бәйрәмебез - Татарстан матбугаты көне һәм юбилеебыз уңаеннан, коллектив хезмәткәрләрен, хөрмәтле ветераннарыбызны, хәбәрчеләребезне, абунәчеләребезне ихластан тәбрик итәм. Барыбызга да иминлек, ныклы саулык, күңел тынычлыгы насыйп итсен. Максатларыбызга ирешүдә үҗәтлек, кызыклы очрашулар, оптимизм һәм могҗиза тудыручы бәхетле очракларның күбрәк булуын телим. Әлбәттә инде, безнең авыр, әмма дөньяда иң кызыклы һөнәребездә уңыш юлдаш булсын!
Яшә, "Сарман"! Яшә, татар сүзе!
Ихтирам белән, “Сарман-информ” җитәкчесе-баш мөхәррир Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев