САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яр Чаллыда Сарман якташлары очраштылар

Бүген Яр Чаллы шәhәренең Сара Садыкова исемендәге Концертлар залында Сарман якташларының «Бергә булулары бик күңелле» дип исемләнгән очрашу кичәсе узды. Чара шәhәрнең якташлар берлеге рәисе — җырчы Алмаз Ишморат тарафыннан оештырылды. Кичәне Сарман кызы Луиза Гайфетдинова алып барды.

Очрашуда Казанда, Яр Чаллыда, Сарманда hәм башка төбәкләрдә яшәүче якташларыбыз катнаштылар. Барлык кунакларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, оештыручыларга Рәхмәт хатлары, Сарман чәкчәге тапшырды. Сарманның сәнгать осталары иң матур чыгышларын бүләк иттеләр. Очрашуда, гомумән, җыр-биюләр мулдан булды. Залдагылар иң соңыннан бергәләп Сарман гимнына әверелгән «Чыгарсыңмы каршы алырга» җырын башкардылар. 

Очрашу турында тулырак «Сарман» газетасының киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев