САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янурыс авыл җирлегендә исәп-хисап тоттылар

Янурыс авыл җирлегендә узган җыенда район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев катнашты.

 Ул узган ел районда башкарылган эшләргә йомгак ясады. Җирлек башлыгы Азия Мөхәммәдиеваның чыгышында җирлектә эшләнгән эшләр хакында сүз барды. “Сарман” агрофирмасының баш агрономы Миргаҗәм Мирзасалихов авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларга тукталды. Участок полиция уполномоченные Ләззәт Хәсәнов криминоген вәзгыять белән таныштырды. Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелегенең баш дәүләт инспекторы Радик Госманов янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә өндәде. Сарман урманчылыгының участок урманчысы Айрат Вахитов ауган һәм корыган агачларны җыярга яраганлыгын искә төшерде. Барлык чыгыш ясаулардан соң сораулар яңгырады, эшчәнлекләрендә алдынгылык күрсәткән өчен һәм юбилейлары уңаеннан район башлыгы Фәрит Хөснуллинның, Янурыс авыл җирлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнүчеләр дә булды. Чарага күргәзмәләр куелган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев