САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңгырады Сабантуйда дәртле бию көйләре

Бәйрәмдә халкыбызның иң матур җыр-биюләре, аңа дан җырлаучы шигырь юллары яңгырады.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллинга күпереп пешкән Сарман икмәге тапшырылды. Ә кунаклар тәмле Сарман чәкчәгеннән авыз иттеләр. 
Фәрит Мөнәвир улы, бәйрәм халкын Сабан туе белән тәбрикләп, кыскача кыр эшләренә тукталды, Сабантуйны ачык дип белдерде. Россия һәм Татарстан флагларын күтәрү хокукы быелгы кыр батыры – “Җәлил” агрофирмасы механизаторы Айрат Шәйдуллинга, алдынгы сыер савучы Гөлнара Заһировага һәм узган елгы абсолют көрәш батыры Алмаз Вахитовка бирелде. 
Мәртәбәле кунагыбыз - Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинның ярдәмчесе Марат Салихов бәйрәмгә зур бүләк белән кайткан – “Мототарин” мотоузыш хәрәкәте егетләре мотоциклда дәүләт флаглары белән почет кругын әйләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев