САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Иң зәвыклы бакча” акциясе быел да дәвам итә. Түбән Ләшәүдә яшәүче Тәнзилә Вәлиевага, чын мәгънәсендә, “чәчәк җене” кагылган

Түбән Ләшәүдә яшәүче Тәнзилә Вәлиевага, чын мәгънәсендә, “чәчәк җене” кагылгандыр.

- Орлыкларын, үсентеләрен сатып та ала, кайда күрсә, шуннан алып кайта. Бик ярата ул чәчәкләрне, - диләр кызы белән оныгы. 
Үрмәләп үскән розалары гына да ни тора Тәнзилә апаның. Ул ике җирдә үсә. Бөтен өй кыегын, коймаларны биләгән. Лилия чәчәгенең нинди генә сортлысы юк микән, хризантемалары, гладиолуслары, хоста, кыңгырау, петунияләр, ирис, бадан һәм башка бик күп төрле чәчәкләре бар. 
- Тормыш иптәшем вафат булганга 20 ел вакыт узды инде. Ул исән чакта ук, урманга, кырга баргандамы - кайда чәчәк күрсәм дә, ат арбасыннан сикереп төшеп, шуны казып алып кайтып утырта идем. Шушы авылда үстем, шушында гомер кичердем, - ди чәчәкләр яратучы апа үзе.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев