САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

“Иң зәвыклы бакча” акциясе быел да дәвам итә. Старт сызыгына беренчеләрдән булып колмәтлеләр басты

Колмәт авылында яшәүче Рафаэль һәм Рузилә Шәйгалләмовлар бакчасы хакында без алдагы елларда газетабызда язып чыккан идек.

Ел саен зәвыклырак итеп бизәп, матурлап, яңартып торалар алар. Быел бакчалары тагын да матурланган, тагын да күбрәк “әкият геройлары” кунакка килгәннәр үзләренә. Чәчәк төрләрен дә яңартып, үзгәртеп торалар һәвәскәр бакчачылар. Җиләк-җимешләре, яшелчәләре дә мулдан үсә үзләрендә. 
- Берүзем генә карау, матурлау мөмкин түгел. Тормыш иптәшем, балалар ярдәм итәләр, - ди уңган хуҗабикә. – Агачтан төрле фигуралар, төзелешләрне алар ясыйлар. 
Быел да газетабызда, сайтыбызда “Иң зәвыклы бакча” акциясен дәвам итәргә исәпләдек, кадерле дуслар! Шуңа сезне дә актив булырга чакырабыз. Безнең акциягә кушылып, үзегезнең, күршеләрегезнең, таныш-дусларыгызның, туганнарыгызның гүзәл бакчаларын тәкъдим итә аласыз. Матурлыкка бергәләшеп сокланыйк, дуслар!

Реклама

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X