САРМАН
  • Рус Тат
  • "Иң зәвыклы бакча". Җәлилдән Рәис Кәлимуллин

    Кул­ла­ры ма­тур­лык ту­ды­ра Җә­лил по­се­ло­гын­да яшәү­че, "Ин­вестГ­рупп" җәм­гы­я­те җи­тәк­че­се Рә­ис Кә­ли­мул­лин ха­кын­да бу сүз­ләр. Аның ту­ры­да, мө­га­ен, "Ко­яш­лы ке­ше" дип әй­тер­гә дә мөм­кин­дер. Үзе дә, йорт яны бак­ча­сы өчен кул­дан ко­яш­лы төс­ләр­гә бу­яп яса­ган ба­ла­лар мәй­дан­чы­гы, чел­тәр­ләп яса­ган утыр­гыч­ла­ры да кө­леп то­ра аның. - Яңа урам­да 1985 ел­дан бир­ле яши­без....

    Кул­ла­ры ма­тур­лык ту­ды­ра

    Җә­лил по­се­ло­гын­да яшәү­че, "Ин­вестГ­рупп" җәм­гы­я­те җи­тәк­че­се Рә­ис Кә­ли­мул­лин ха­кын­да бу сүз­ләр. Аның ту­ры­да, мө­га­ен, "Ко­яш­лы ке­ше" дип әй­тер­гә дә мөм­кин­дер. Үзе дә, йорт яны бак­ча­сы өчен кул­дан ко­яш­лы төс­ләр­гә бу­яп яса­ган ба­ла­лар мәй­дан­чы­гы, чел­тәр­ләп яса­ган утыр­гыч­ла­ры да кө­леп то­ра аның.

    - Яңа урам­да 1985 ел­дан бир­ле яши­без. Би­ре­гә иң бе­рен­че бу­лып кү­чеп ки­лү­че­ләр без. Үзе­без йорт сал­дык. Йор­ты­быз янын­да гы­на бак­ча, ишек ал­ды, - ди ул.

    Рә­ис Кә­ли­мул­лин­ның кул­ла­ры - ал­тын. Бак­ча­сын­да үзе бул­дыр­ган ба­ла­лар мәй­дан­чы­гын­да ни­ләр ге­нә юк: үз кул­ла­ры бе­лән эре­теп ябыш­ты­рып яса­ган атын­гыч­ла­ры да, тау һәм шу­га­ла­гы, ком­лы­гы да... Бу әки­ят­сы­ман ба­ла­лар иле­нә эләк­кән­че дә ма­тур­лык дөнь­я­сы - шу­лай ук ху­җа үз кул­ла­ры бе­лән чел­тәр­ләп яса­ган кап­ка-кой­ма­лар аша үтә­се бар.

    - Әти­ем го­мер буе бал­та ос­та­сы бул­ды. Го­мер буе ос­та кул­ла­ры бе­лән ке­ше­ләр­не сө­ен­де­реп яшә­де. Ә ти­мер эше­нә үз­ле­гем­нән өй­рән­дем. Ан­нан-мон­нан эш­ләү­не ярат­мыйм. Һәр эше­ңә үзең сок­ла­нып ка­рар­лык бул­са гы­на эш эш­лән­гән дип са­ныйм. Шул оч­рак­та гы­на ул кү­ңел­гә шат­лык, рә­хәт­лек би­рә, - ди ул.

    Ат­на са­ен ди­яр­лек дәү әни­лә­ре һәм әти­лә­ре яны­на ку­нак­ка кай­та тор­ган өч оны­гы өчен бу мәй­дан­чык - зур сө­е­неч. Алай гы­на тү­гел, би­ре­дән күр­ше-ти­рә ба­ла­ла­ры да өзел­ми. Җәй­ге җы­лы кич­ләр­дә алар­ның шат аваз­ла­рын­нан әй­лә­нә-ти­рә яң­гы­рап то­ра. Ә ин­де Рә­ис абый ку­лы­на гар­му­нын да ал­са­мы! Кеч­ке­нә­ләр рә­хәт­лә­неп би­и­ләр, гар­мун та­вы­шы­на ку­шы­лып, җыр­лап та ала­лар. Шун­дый кич­ләр­дә еш кы­на Рә­ис абый­ның кү­ңе­ле­нә ил­һам да ки­лә... Ә аны­сы ти­мер-то­мыр­га җан өрү­че­дән биг­рәк ма­тур-ма­тур ши­гырь­ләр иҗат итү­че өчен ае­ру­ча ки­рәк. Мон­нан бер­ни­чә ел элек аның ши­гырь­ләр җы­ен­ты­гы да дөнья күр­гән иде. Ту­ган як­ка, якын­нар­га ба­гыш­лап языл­ган ши­гырь­лә­ре һәр­кем­нең кү­ңе­ле­нә җы­лы­лык өс­ти, иң га­зиз тө­шен­чә­ләр ту­рын­да ти­рән­рәк уй­ла­ныр­га этәр­геч би­рә. Бү­ген­ге көн­дә ул по­се­лок­та күп ел­лар­дан бир­ле эш­ләп ки­лү­че "Җә­лил чат­кы­ла­ры" әдә­би-иҗат бер­ләш­мә­сен дә җи­тәк­ли.

    Үз йорт-җи­рен ге­нә тү­гел, Рә­ис абый чел­тәр­ләп яса­ган эс­кә­ми­я­ләр по­се­лок урам­на­рын да би­зи­ләр, кө­не буе эш­тә бу­лып, кич­лә­рен һа­ва су­лар­га чык­кан җә­лил­ле­ләр­не, оч­ра­шу уры­ны итеп бак­ча, ял парк­ла­рын сай­ла­ган яшь­ләр­не ял ит­те­рә­ләр. Рә­ис абый әй­тү­ен­чә, по­се­лок өчен ге­нә дә йөз­дән ар­тык эс­кә­мия яса­ган ул.

    Рә­ис абый­ның тор­мыш ип­тә­ше Рәй­хан ха­ным да - ма­тур­лык­ка та­бы­ну­чы­лар­дан. Ул по­се­лок­ның икен­че мәк­тә­бен­дә ге­ог­ра­фия укы­та, чә­чәк­ләр үс­те­рер­гә яра­та. Аның бак­ча­сын­да үсә тор­ган күп­төр­ле гөл­ләр ир­тә яз­дан алып соң көз­гә­чә әй­лә­нә-ти­рә­гә ямь би­реп уты­ра­лар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: