САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң зур балыкны Рөстәм Миңнебаев тотты

Балыкчыларны, алар өчен җан атарга килүчеләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде.

Бүген Петровка Завод җирлегенә кергән Җәдикәү буасында "Кышкы балык тоту" бәйрәме үтте. Узган ел да балыкчылар әлеге күлгә җыелганнар иде. Быел да иң-иңнәр билгеләнделәр. "Иң өлкән балык тотучы" Сарманнан Рашат Мортазин иде. Ә Тимерхан Латыпов иң яшь балыкчы буларак, бүләк алды. Иң олы балыкны Рөстәм Миңнебаев эләктерде. Бер тотты, берәгәйле булды: вес буенча да иң күп балык тотучы буларак ул танылды. Илексаздан Фәнис Шәймиев иң бәләкәй балыкны каптырган иде. Шырпы кабын янәшә куйгач, койрык озынлыгы белән генә алдырган балык сувенирны хәтерләтә. Сарманда яшәүче Сирин Гәрәевнең оста балыкчы булуы тагын бер кат расланды: иң күп балыкны ул тоткан булып чыкты. Денис Патчин белән Николай Такарликов берничә балыкка кимрәк тотканнар. Балыкчыларны, алар өчен җан атарга килүчеләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Ә районның дин кардәшләре быел да кайнар чәй һәм тәмле пылау белән сыйладылар. Теләгәннәр район эшмәкәрләре әзерләгән шашлыктан авыз иттеләр.

Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев