САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Саҗидә апа Өлкәннәр көненә әзерләнә +ВИДЕО

“Иң яраткан җырларым – борынгы җырлар”, - ди Саҗидә апа

Хезмәт ветераны, 40 ел сыер савучы булып эшләгән Саҗидә апа Галиеваны Мортамакта гына түгел, тирә-як авылларда да яхшы беләләр. Тырыш, уңган сыер савучы, оста чәкчәкче һәм бик матур җырлаучы буларак. Без барып кергәндә, ул бәрәңге бакчасын сөрдереп йөри иде.
- Бәрәңгебез үзебезгә җитәрлек булды, Аллага шөкер, - ди ул.
“Үзләре” дигәне, дүрт бала һәм килен-кияүләр, оныклар, ике оныкчык. Тормыш иптәше Фазыл абый гына иртәрәк китеп барган, моннан 13 ел элек бакыйлыкка күчкән. Саубуллашканда, Саҗидә апа безгә үзе яраткан җырларның берсен җырлап та күрсәтте.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотосы һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев