САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Җиңү көне” марафоны Татарстан телевидениесендә иртәнге 7 дә башлана

“ТНВ” телеканалы Казандагы Җиңү Паркыннан туры трансляция оештыра. Анда Совет солдатына яңа һәйкәл ачылачак.

Бөек Җиңү көнендә республика телеканаллары трансляциясенең тулы программасы билгеле булды. Телемарафон иртәнге 7 дә башлана.

ТНВ телеканалында иртәнге 7 дән 10 сәгатькә кадәр Казандагы Җиңү Паркыннан төп истәлекле һәм тантаналы чаралардан туры тапшырулар барачак. 9.10 сәгатьтә Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә куелган мемориалга, аналар һәм һәлак булган сугышчыларның тол хатыннарына куелган монументка чәчәкләр салу тантанасы булачак. 9.30 сәгатьтә Татарстанда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чараларның иң әһәмиятлесе – Совет солдатына яңа монумент ачу тантанасы булачак. Соңыннан телеканал “Ми-8” вертолетлар төркеменең Россия, Татарстан флаглары һәм Җиңү Байрагы белән очышын күрсәтәчәк. 10.00 сәгатьтә “ТНВ” Россия Президенты Владимир Путинның мөрәҗәгатен күрсәтәчәк, соңыннан бер минутлык тынлык игълан ителәчәк. 12.00 сәгатьтә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның видеокотлауларын трансляцияләү башланачак. 12.20 сәгатьтә – телеканалда Казанка акваториясе өстеннән “Ак аккош” Ту-160 бомбардировщигының очышын карарга мөмкин булачак. 13.15 сәгатьтә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм концертын трансляцияләү башланачак. “Үлемсез полк” акциясенең телеверсиясе 15.00сәгатьтә старт алачак. “Бер минутлык тынлык” Бөтенроссия акциясе 19.00 сәгатьтә игълан ителәчәк. Казанка акваториясе өстендәге салютны онлайн-режимда 21.50 сәгатьтә карарга мөмкин. Аның артыннан “Җиңү фонарьләре” Бөтенроссия акциясе күрсәтеләчәк.

“Татарстан-24” телеканалы Бөек Җиңү көне уңаеннан телемарафонны иртәнге 7 дән төнге 11 гә кадәр үткәрәчәк. Тамашачылар “Республика казанышы – Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышлана” проектын һәм 1945 елгы Җиңү Парадының төсле версиясен карый алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев