САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Җиңү хаты” язып салырга онытмагыз, дуслар!

9 Май - Бөек Җиңү көне уңаеннан “Җиңү Хаты” партия проекты старт алды. Ул “Рәхмәтеңне шәхсән белдер” девизы астында үтә. Теләгән һәркем акция кысаларында фронтта булган, яу кырында батырларча көрәшкән әти-бабайларына, туганнарына, авылдашларына, тылда хезмәт иткән әни-әбиләренә хат язып, йөрәк җылысын, рәхмәт хисләрен белдерә ала.

  • Тарихи хәтерне саклап калуга өлеш кертүне, үткәннәрне барлауны, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан якыннарны тагын бер кат хөрмәт белән искә алуны һәркем булдыра ала. Әлеге акциягә Сарман районы укучылары да бик теләп кушылдылар.
    Җиңү – әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең, абый-апаларыбызның үз гомерләрен дә кызганмый көрәшүләре нәтиҗәсендә, күпме югалтулар, кан коюлар аша яулап алынган иң зур батырлык. Мондый тиңдәшсез геройлыкка, кыюлыкка без берничек тә битараф калырга тиеш түгел. Тарихны саклап, буыннан-буынга күчерү – һәркемнең изге бурычы.
  •  
    Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев