САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәерле сәгатьтә!

1 сентябрь. Бу сүз артында мәктәп бусагасын беренче мәртәбә атлап керү, беренче мәртәбә парта артына утыру, беренче укытучың белән очрашу, дуслар табу һәм башка күп мизгелләр, кичерешләр ята. Узган шимбәдә тагын күпме бала белем иленә аяк басты, кулларына яңа мөмкинлекләр ачкычы алды. Ни дисәң дә, мәктәп еллары - кеше гомеренең...

1 сентябрь. Бу сүз артында мәктәп бусагасын беренче мәртәбә атлап керү, беренче мәртәбә парта артына утыру, беренче укытучың белән очрашу, дуслар табу һәм башка күп мизгелләр, кичерешләр ята. Узган шимбәдә тагын күпме бала белем иленә аяк басты, кулларына яңа мөмкинлекләр ачкычы алды.
Ни дисәң дә, мәктәп еллары - кеше гомеренең иң куанычлы, иң мавыктыргыч чоры. Күп вакыйгалар хәтердән җуелганда да, мәктәп еллары истәлекләре онытылмый, җырдагыча, чәчләргә чал кунган чорда да күңел түрендә саклана. Бу сабакташларыбыз, укытучыларыбызның изге күңелле, гади, ярдәмчел булуларыннан да киләдер. Каникуллар вакытында мәктәпне сагынуыбыз да - шуннандыр. Яңа уку елына көч туплап килгән укучыларын мәктәпләр дә купшыланып каршылыйлар. Быел аларның шактые капиталь ремонт программасы буенча төзекләндерелде, районның да ике мәктәбе бу программага кертелгән иде.
Табигать бераз көйсезләнеп, бәйрәм чараларын мәктәп залларында үткәрергә туры килсә дә, алар бик матур, җанлыклы уздылар.
Җәлил поселогының беренче санлы мәктәбендә, быел республика программасы нигезендә, зур төзекләндерү эшләре үткәрелде: ишекләр алыштырылды, санитария бүлмәләре, су белән тәэмин итү системасы ремонтланды. Белем көне, елдагыча, һәркем өчен дә иң матур бәйрәмнәрнең берсе булып хәтердә калырдай булды. Балаларны мәктәп якты тәрәзәләре, мөлаем укытучылары белән каршы алды. Аларны яңа уку елы белән тәбрикләргә район башлыгы Нәфис Закиров, "Җәлилнефть" идарәсе начальнигы Малик Каюмов килделәр. Алар укучыларга матур теләкләрен җиткерделәр: яхшы укуларын, сәламәтлек теләделәр. Унберенче класс укучылары мәктәп бусагасын тәүге кат атлап керүче беренчеләргә - алар быел 57 - бүләкләр тапшырдылар. Ә мәктәптә бу уку елында барлыгы 600 дән артык бала белем алачак.
Сарман урта мәктәбе дә бәйрәмчә бизәлгән иде, һәркайда балаларның шат авазлары яңгырап торды. Быел биредә 514 укучы белем алачак, шуларның 34е - мәктәп бусагасын беренче мәртәбә атлап керүчеләр. Аларны укытучылары Рәзилә Сәхбетдинова һәм Энҗе Төхвәтуллина каршы алдылар. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланды. Беренчеләр үзләре дә шигырьләр, җырлар өйрәнеп килгәннәр иде. Символик белем ачкычы тапшырылганнан соң классларда Универсиада дәресләре узды.
Мәктәптә, өстәмә белем бирү педагогларын да исәпләп, 54 укытучы эшли. Бәйрәмдә юбиляр укытучыларны бүләкләү дә булды.
Мәктәпкә килгән яңа укучылар арасында Әрмәнстаннан кайткан гаилә балалары да бар. Гоар һәм Геворг Акопяннар 7 нче-8 нче сыйныфларда укыячаклар. «Татар теле безнекенә охшаш, без аны бик теләп өйрәнәчәкбез», - диләр алар.
Зур Нөркәй мәктәбе (рәсемдә) ишекләрен 153 балага ачты. Беренче сыйныфка килүчеләр - 6, быел мәктәпне тәмамлаучы укучылар - 24. Сарсаз Тәкермән һәм Сөлек башлангыч мәктәпләре быелдан Зур Нөркәй мәктәбенең филиаллары булып эшли башладылар. Мәктәп укучыларны тагын да матурланып, төзекләнеп (яңа тәрәзәләр, ишекләр куелды), заманча җиһазландырылып (интерактив такталар, проектрлар һәр кабинетта диярлек булдырылды) каршы алды. Балалар бирегә сигез авылдан килеп укыйлар, аларны дүрт автобус йөртә.
Бәйрәмдә кунаклар бик күп иде. Мәктәпнең элекке укучысы, муниципаль районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Гүзәл Гәрәева яңа уку елы башлану белән котлап, изге теләкләрен җиткерде, беренчеләргә бүләкләр тапшырды. Мәгариф бүлеге белгече Илдар Һадиев та аларга бүләкләр алып килгән иде. Фоат хәзрәт тә буш кул белән килмәгән, теләкләренә кушып, бүләкләр бирде. «Нөркәй» агрофирмасы вәкилләре, ата-аналар да изге теләкләрен ирештерделәр. Бәйрәмдә уку алдынгылары тәбрикләнде, аларга бүләкләрне мәктәп директоры Ләйлә Шәйхразиева тапшырды. Педагог-оештыручы Гөлзар Әшрафҗанова узган уку елы нәтиҗәләре буенча муниципаль район башлыгының «Елның иң яхшы педагог-оештыручысы» дигән грантына лаек булды. Аңа - грант, Ландыш Махубрахмановага мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы тапшырылды. Ике укытучы - Ләйлә Шәйхразиева (математика) һәм Эльза Нуриева (инглиз теле) «Иң яхшы укытучы» республика грантына ия булдылар. Быел мәктәпкә дүрт яңа укытучы килде. Аларның икесе - яшь белгечләр: Алия Аслямова - инглиз теленнән, Артур Шакиров рәсем һәм хезмәт дәресләреннән укытачаклар.
Мәктәптә озынайтылган көн группасы эшли. Укучыларның дәресләрдән тыш вакытларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп уздыру өчен күп көч куелачак. Беренче уку көненнән үк ашау оештырылды, ул озынайтылган көн группасында да бар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X