САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хатирәләр "йорты" ишек ачты

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Моннан 37 ел элек оешкан, авыл хуҗалыгы өчен эшче кадрлар әзерли башлаган һөнәр мәктәбе училищедан аграр көллият дәрәҗәсенә күтәрелеп, шактый тарихи юл үткән. Шушы дәвер эчендә ирешелгәннәргә коллективта хезмәт куйган һәркемнең өлеше кергән, тарих елъязмасында исеме калган. Беренче хезмәт буразналарын сызганнарның үрнәген мәңгеләштерү, һәрбер этапны...

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Моннан 37 ел элек оешкан, авыл хуҗалыгы өчен эшче кадрлар әзерли башлаган һөнәр мәктәбе училищедан аграр көллият дәрәҗәсенә күтәрелеп, шактый тарихи юл үткән. Шушы дәвер эчендә ирешелгәннәргә коллективта хезмәт куйган һәркемнең өлеше кергән, тарих елъязмасында исеме калган.

Беренче хезмәт буразналарын сызганнарның үрнәген мәңгеләштерү, һәрбер этапны тарихлаштыру, киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан музей оештыру көллиятлеләрнең күптәнге хыяллары иде инде. Менә шул изге ният Тарихи һәм мәдәни мирас елына йомгак ясаган көннәрдә тормышка ашты. Аграр көллияттә музей ачылды. Бу район өчен дә зур вакыйга булды. Тантана уңаеннан көллиятлеләрне район башлыгы Н.Закиров исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Ф.Вәлиев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Сәхипова тәбрикләделәр, уңышлар теләделәр, район турында төшерелгән кинофильм дискын бүләк иттеләр. Музейның фәнни концепциясен һәм тематик структурасын төзүче, аның җитәкчесе, методисты - Ризедә Сәфәргалина. Аңа укучыларга патриотик тәрбия бирүгә керткән зур өлеше өчен хакимият башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Районның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Дания Кәшипова, мәшгульлек үзәге директоры Зөлфия Сафина, үзәк китапханә директоры Роза Гайфуллина да бәйрәм белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар, көллият директоры З.Әһелтдиновка зур рәхмәтләрен ирештерделәр. Көллияттә озак еллар хезмәт куйган Гөлфия апа Сәетшина барысыннан да бигрәк куангандыр. Чөнки үзе эшләгән елларда ук ул кабинетында тарихи почмак булдырып, экспонатлар туплый башлаган иде. Коллективка иҗади уңышлар, байлык теләп, төрле елларда чыккан, берничә илнең тарихын үз эченә алган тәңкә һәм кәгазь акчалар, значоклар тупланмаларын, чабата һәм училищеда эшләгән еллары, хезмәттәшләре турында язылган "Җирдә эзең калсын" дигән китабын бүләк итте. "Гадәттә, музейлардагы һәр нәрсә тарих сандыгыннан чыга. Менә шуны истә тотып, сандык бүләк итәргә булдым", - дип башлады сүзен тантанага килгән хөрмәтле кунакларның берсе - Татарстанның атказанган укытучысы, РФ мәгариф отличнигы Люция апа Зиннурова. "Кеше тормышы бү-рәнкә кебек: башта киң колачлап барысын да үзенә җыя, аннан - әһәмиятлерәген, соңыннан - иң кирәген - берне генә. Музейга бирерлек ядкарьләрем, хатирәләрем күп. Бүген алып килгәннәре - берничәсе генә, калганнарын да, кабул итәм, дип, торучылар булганда, бик теләп тапшырырмын", - диде ул, музейга дәвамлы эшләр теләп. Иншалла, музей һәркемгә файдалы хезмәт итәр, һәм изге сәгатьтә, дип, символик тасма киселде. Чыннан да, музейда экспонатлар бик зәвыклы һәм эчтәлекле итеп урнаштырылган. Борынгы эш кораллары, эш киемнәре, баһадир ат макеты үзе генә дә ни тора! Андагы һәрнәрсә укучыларга күпкырлы тәрбия бирүдә ярдәм итәр, хезмәткә хөрмәт белән карауда зур этәргеч ясар, дигән теләктә без. Абруе районда гына түгел, хәтта республикада югары булган уку йортының үткәне матур, киләчәге дә өметле булуында шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев