САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халыкара туган тел көне уңаеннан Петровка завод мәктәбендә төрле чаралар үтте.

Халыкара туган тел көне уңаеннан МБББУ "Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә төрле чаралар үтте. Һәр сыйныфта "Теле барның иле бар" дип аталган сыйныф сәгатьләре уздырылды. Укучылар шулай ук "Туган телебезне саклыйк!" -дип исемләнгән проект эшенә бик теләп катнаштылар. Рус төркемнәре арасында уздырылган "Мин татарча сөйләшәм" бәйгесе бик җанлы...

Халыкара туган тел көне уңаеннан МБББУ "Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә төрле чаралар үтте. Һәр сыйныфта "Теле барның иле бар" дип аталган сыйныф сәгатьләре уздырылды. Укучылар шулай ук "Туган телебезне саклыйк!" -дип исемләнгән проект эшенә бик теләп катнаштылар. Рус төркемнәре арасында уздырылган "Мин татарча сөйләшәм" бәйгесе бик җанлы үтте. Укучылар диалоглар, монологлар төзү, кроссвордлар чишү кебек ярышларда көч сынаштылар. Бәйге "Мин татарча сөйләшәм" җырын рэп формасында башкару белән төгәлләнде.
Өлкән сыйныф укучылары түгәрәк өстәл артында "Якташ язучыларыбыз иҗатында Туган тел темасы" буенча сөйләшү алып бардылар. Башлангыч сыйныф укучылары татар халык әкиятләре буенча мультфильмнар карадылар, татар халык мәкаль һәм әйтемнәрен кечкенә, үзләре ясаган, китапчыкларга тупладылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X